• Фото: rais.tatarstan.ru

Уен эш түгел: Рөстәм Миңнеханов үзмәшгульлек белән артык мавыкмаска киңәш итте

Бу елның тугыз аенда республиканың тупланма бюджетына ярты триллион сумга якын акча кергән. Шул ук вакытта вазгыять теләсә кайсы мизгелдә үзгәрергә мөмкин.

Уен эш түгел: Рөстәм Миңнеханов үзмәшгульлек белән артык мавыкмаска киңәш итте

 

Шуңа күрә уяулыкны югалтырга ярамый. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикадагы финанс, казначылык һәм салым органнарының уртак утырышында әнә шулай дип белдерде. Ул үзмәшгульлек белән артык мавыкмаска да киңәш итте.

Төп бурыч билгеле

 

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, бу елның тугыз аенда республиканың тупланма бюджетына кертемнәр күләме 487 миллиард сум тәшкил иткән, шуның 421 миллиард сумы – үз керемнәребез.

– Төп бурыч – барлык керем чыганаклары буенча уңай үзгәрешне саклап калу. Шулай ук без беренчел һәм социаль әһәмияткә ия йөкләмәләрне үтәүне, бюджетның тотрыклылыгын тәэмин итәргә тиеш. Киләсе ел бюджетының кытлыгы шактый, аны каплау программасы инде бүген үк булырга тиеш. Вазгыять көтмәгәндә үзгәрергә мөмкин, шуңа күрә без барлык юлларны да уйлап бетерергә тиеш, – дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Ул киләсе ел башыннан Салым кодексына кертеләчәк үзгәрешләргә аерым игътибар бирергә өндәде. Аерым алганда, өстәлгән бәягә салым ставкасы 22 процентка кадәр артачак. «Хөкүмәткә салым законнарындагы үзгәрешләрнең республика икътисадына йогынтысын бәяләргә кирәк», – диде республика Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов бюджетка кертемнәрнең мөһим чыганагы буларак салым бурычын атады. Быел 1 октябрьгә ул 11,2 миллиард сум тәшкил иткән. Рәис аны киметү юнәлешендәге эшне дәвам иттерергә, бу мәсьәләне игътибар үзәгендә тотарга кушты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2025 ел тәмамланырга ике ай вакыт калган, шул ук вакытта федераль акчаны үзләштерүгә бәйле еллык план 65 процентка үтәлгән. Моннан тыш, быел илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 44 миллиард сум акча каралган, шул исәптән 24 миллиард сумы – федераль казнадан.

– Федераль акчаны тулысынча үзләштерүне һәм аларны нәтиҗәле тотуны тәэмин итү мөһим. Бу эшкә барыгызның да кушылуын сорыйм. Федераль үзәк белән килешүләрдә билгеләнгән күрсәткечләргә ирешергә кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов.

«Салым керемнәре 80 миллиард сумга арткан»

Салым федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин белдергәнчә, 2024 елның гыйнвар–сентябрь айларына караганда, салым керемнәре, 80 миллиард сумга диярлек артып, 1 триллион 201 миллиард сумга җиткән. Республиканың тупланма бюджетына 370 миллиард сумнан артык акча күчкән. Бу 23 миллиард сумга күбрәк. Бюджеттан тыш фондларга иминият кертемнәре буенча түләүләр 52 миллиард сумга диярлек арткан.

Икътисадый эшчәнлек төрләренә бүлеп караганда, күп юнәлешләр буенча кертемнәрнең артуы күзәтелә. Шул ук вакытта, нефтькә бәя төшү, доллар курсы күтәрелү сәбәпле, файдалы казылмалар чыгаруда түләүләр кимегән, диделәр утырышта.

– Бу елның сентябрендә Хөкүмәт катнашындагы икътисадый мәсьәләләр буенча киңәшмәдә Россия Президенты икътисадның «күләгәдәге секторы»на һәм салым түләүдән качуга каршы көрәшне көчәйтү бурычын аерым билгеләп үтте. Бу безнең эштә өстенлекле юнәлеш булып тора, – диде Марат Сафиуллин.

Татарстан финанс министры Марат Фәйзрахманов хәбәр иткәнчә, бу елның тугыз аенда республиканың тупланма бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 421 миллиард сум тәшкил иткән. Шул исәптән Татарстан бюджетына – 349 миллиард сум, җирле бюджетларга – 72 миллиард сум. Ел башыннан бирле табышка салымнан 111,5 миллиард сум акча кергән. 2025 елның тугыз аенда тупланма бюджет физик затларның кеременә салым хисабына 149 миллиард сумга тулыланган.

Салым булмаган керемнәргә килсәк, бу елның тугыз аенда республика тупланма бюджетына алар 50,7 миллиард сум, шул исәптән Татарстан бюджетына – 43,1 миллиард сум, җирле бюджетларга 7,6 миллиард сум күләмендә кергән, дип хәбәр иттеләр утырышта.

– Республика тупланма бюджетының чыгымнары – 443 миллиард сум. Татарстан бюджеты чыгымнары – 364 миллиард сум, җирле бюджетларныкы  149 миллиард сум күләмендә башкарылган. Ел башына калган бюджет акчалары һәм бу елның тугыз аендагы керемнәр хезмәт хакларын үз вакытында түләү, чыгымнарны тиешле күләмдә тәэмин итү мөмкинлеген бирде, – диде министр.

«Бу юл беркая да китермәячәк»

Утырыш ахырында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген табышка салым буенча вазгыять иң катлаулысы. Ел беткәнче, күп кенә предприятиеләрдә ул тагын да кимергә мөмкин.

– Вазгыять киеренке. Тармак министрлыкларына җитештерүчеләребезнең агымдагы күрсәткечләрен даими күзәтеп барырга, бергәләп алга таба үсеш юлларын билгеләргә, аларга ярдәм итү өчен чаралар күрергә һәм предприятиеләрне кызыксындырган мәсьәләләрне федераль дәрәҗәдә хәл итүне контрольдә тотарга кирәк, – диде ул.

Физик затларның кеременә салымга килгәндә, Татарстан Рәисе хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерү буенча эшне дәвам иттерергә өндәде. «Күләгә»дәге хезмәт хакын законлаштыру комиссияләре кысасында физик затларның кеременә салым буенча бурычлар белән эшне көчәйтергә дә кушты ул.

– Үзмәшгульләр саны артты, әмма алар арасында артыгын кылану да күп. Бу юл беркая да китермәячәк. Шундый яхшы мөмкинлек булдырылды, мошенниклыкка урын бар икән – чикләргә кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул аерым муниципаль берәмлекләрдә салым бурычы артуын да әйтте. «Казан, Чаллы, Бөгелмә, Түбән Кама, Яшел Үзән, Югары Ослан һәм Әлмәт. Башлыклар һәм җитәкчеләр бу мәсьәләне шәхси контрольгә алсын. Хезмәт хакы түләнә, барлык түләүләр дә күчерелергә тиеш. Без хезмәт хакын физик затларның кеременә салымны күчермичә генә түләгән егерме ел һәм аннан да элегрәк булган чорга кире кайтабыз. Моңа юл куярга ярамый», – диде республика Рәисе.

Чыгымнар турында да онытырга ярамый. Быел тугыз айда республиканың тупланма бюджеты чыгымнары еллык планның 68 процентын тәшкил иткән. «Чыгымнарны үткәрүне елның соңгы көннәренә калдырырга ярамый. Министрлыкларга, ведомстволарга һәм муниципаль берәмлекләргә акчаларны нәтиҗәле тотуны, федераль финанслауны да кертеп, бирелгән лимитны тулысынча үзләштерүне тәэмин итәргә кирәк. Моннан тыш, киләсе елга федераль финанслау өчен Татарстан объектларын һәм чараларын дәүләт программаларына һәм илкүләм проектларга кертү буенча эш алып барырга кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Киләсе ел тау артында түгел. Татарстан Рәисе 2026 ел бюджетын раслауны төп бурычларның берсе дип атады. Татарстан бюджеты проекты Дәүләт Советына кертелгән һәм бу атнада беренче укылышта каралачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов миңнеханов

Көн хәбәре