Җырчы “KazanFirst” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә танылган җырны яздырырга ниятләнгән очракта нинди авырлыклар белән очрашырга туры килүе турында сөйләгән.
– Көчле җырларга килгәндә, алар күп, әмма бу җырлар белән бик зур кыенлыклар килеп чыга. Ни өчен дисезме? Барысы да авторларына бәйле. Күп кенә авторлар җырның сүзләренә, көенә хокукларын сата һәм үзләре дә бер нәрсәсез кала. Шуннан соң җырга хокукны компания ала һәм хәтта артистлар да аңа дәгъва кыла алмый. Көчле җырлар әнә шундый проблемалар китереп чыгара. Без барында аларны нәкъ менә без үзебез хәл кылырга тиештер дә инде, мөгаен, – дип билгеләп үткән Элвин Грей журналистның “Туган як”, “Уфтанма” кебек җырлар мисалында тагын нинди иске хитларны яңартырга планлаштырасыз, дигән соравына җавап йөзеннән.
Моңа кадәр артист “Туган як” җырын башкару хокукы аркасында “Барс медиа” компаниясе белән низагка кергән. Артисттан 100 миллион сум һәм гомере буе компаниянең барлык чараларында бушлай катнашуны таләп иткәннәр.
Судта яклар җәмәгать килешүе төзеп, Элвин Грей җыр башкару хокукын саклап калган. Шул ук вакытта, артист фикеренчә, җыр бер кешенең яки теге яки бу компаниянең генә байлыгы булып калмаска тиеш. Шуны истә тотып, җырчы, теләүчеләр файдалана алсын өчен, җырларының минусовкасын интернет челтәрендә бушлай урнаштыра икән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез