Элвин Грей 2024 елның мартында ике колагының да начаррак ишетүен әйткән булган.
Быел март аенда Элвин Грей ике колагының да начаррак ишетүен белдергән. Аның әйтүенчә, ул сәламәт кешенең колагы “тотып” алган югары ешлыктагы кайбер авазларны ишетми. Юльякшин моны артык күп һәм киеренке эшләүдән күрә, дип яза “Йүрүзән”.
Артистның иҗатын сөючеләр, шуны истә тотып, җырчының быел октябрь аенда хастаханәгә эләгүе турындагы хәбәргә нык борчылган. Элвинның сул колагы ялкынсыну сәбәпле, колагының ишетми башлавы ачыкланган. Шуңа күрә җырчыга кайбер чыгышларын кичектерергә туры килгән. Табиблар тулы диагноз куйганнан соң гына концертларының кайчан узачагы мәгълүм булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез