Газетага язылу

Эльвира Әхмәтова: «Сөенечләр дә, көенечләр дә безгә китерә»

ЗАГС хезмәте ул турыдан-туры кеше тормышына бәйле. Сөенечләр дә, көенечләр дә шунда юл тотарга мәҗбүр итә. Димәк, нечкәреп беткән күңел кыллары өзелмәсен дип тә, шатлыкларны, кайгы-хәсрәтләрне уртаклашырга да хезмәткәрләрдән аеруча игътибар таләп ителә.

Эльвира Әхмәтова: «Сөенечләр дә, көенечләр дә безгә китерә»
шәхси архивтан

Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова белән шул хакта сөйләшәбез.

– Эльвира Фәнисовна, туристлардан башкалабыздагы үзләренә ошаган матур урыннар турында күп тапкырлар сораштырганым булды. Гадәттә «Казан» гаилә үзәген телгә алмый калмыйлар. Россиянең башка төбәкләреннән килеп никахлашырга теләүчеләр бар иде араларында. Чыннан да, киләләрме?

 – Өйләнешү – яшьләр тормышында да, әти-әниләре, туганнары өчен дә иң дулкынландыргыч мизгел. Шуңа күрә аны гомерлеккә истә калырлык итеп үткәрергә тырышу гайре табигый күренеш түгел. Чыннан да, никах теркәү өчен «Казан» гаилә үзәге Россия буенча иң популяр урыннарның берсе булып кала. Безгә якын-тирәдәге шәһәрләрдән, Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан гына түгел, хәтта бик ерактан – Ямал-Ненец, Ханты-Манси округларыннан кадәр киләләр.

– Бүген ЗАГСның мең дә бер төрле мәшәкатькә күмелеп яшәвен белеп тә, күреп тә торабыз. Әмма барыбер беренче чиратта аны һәркем яңа гаилә кору урыны дип кабул итә. Өйләнүнең сөйләнү генә түгел икәнлеген аңлап атлыйлармы яшьләр бу адымга?

– Бүгенге заман яшьләре гаилә коруга бик җитди карый. Хәер, ул һәр чорда да шулай булгандыр. Чөнки шушы көннән башлап, син үзең өчен генә түгел, янәшәңдәге кеше өчен дә җавап бирәсең бит. Юридик яктан да, тормыш-көнкүреш ягыннан да бер җепкә бәйләнәсең. ЗАГСлар эшчәнлегенә килгәндә, Татарстанның һәр районында, һәр шәһәрендә тантаналы рәвештә никахлашырга мөмкин. Күчмә рәвештә теркәлү өчен, ЗАГС биналарыннан тыш, Министрлар Кабинеты тарафыннан билгеләнгән башка рәсми урыннар да бар. Казан шәһәренең Ратуша бинасы, Кабан күле ярындагы Иске Татар бистәсе, Милли музей, Сынлы сәнгать музее, Казан Кремле, Изге Болгар һәм Зөя утравы архитектура һәйкәлләре, Ленино-Кокушкино музейлары шундыйлардан. Хәзер гаризалар күбрәк электрон рәвештә бирелә. Узган ел әлеге хезмәттән яшь парларның 70 проценты файдаланды. Бу – ЗАГСка яшь парлар бары тик бер генә тапкыр, никахлашу көнне генә киләләр дигән сүз. Никахны теркәү өчен күбрәк җәй айларын сайлап алалар. Бу көннәргә урыннар ел башыннан ук сайланып беткән була инде. Мәсәлән, 2025 елдагы никахларның 31 проценты нәкъ менә шушы вакытка туры килде.

Татарстан Республикасында 47 ЗАГС бүлеге эшли. Аларда гражданлык хәле актларын теркәүнең 7 төр юнәлешендә хезмәт күрсәтелә. Бу – бала тууны, гаилә коруны, аерылышуны, уллыкка (кызлыкка) алуны, исем алыштыруны, ата-ана хокукын раслауны һәм үлем актларын теркәү. ЗАГС органнарына ел саен 650 меңнән артык граждан мөрәҗәгать итә. Бу – республикада яшәүче һәр алтынчы кеше дигән сүз. 2025 елның 11 аенда 112 мең 579 гражданлык хәле акты теркәлде. 22 мең 516 пар гаилә булып теркәлгән, бу күрсәткеч узган елныкы белән чагыштырганда 1,6 процентка күбрәк. Яшь гаиләләр артуга таба бара. 11 ай эчендә аерылышучылар саны – 9125. Бу узган елның нәкъ шул чоры белән чагыштырганда 20 процентка кимрәк.

– Соңгы вакытта патриотик тәрбия эшләренә дә зур игътибар бирдегез...

– Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы уңаеннан ел башында ук «Батырларыбызга» дигән акция башлап җибәрдек. Яшь парлар, күпбалалы гаиләләр, өлкәннәр, мәктәп балалары махсус хәрби операциядәге егетләребезгә изге теләкләрен юллап, рәхмәт сүзләрен җиткереп, бәйрәмнәрдә открыткалар яздылар, гуманитар ярдәм җыйдылар. Тагын бер электән килгән традицияне кире кайтару өстендә эшлибез. Бу – гаиләләрен теркәгән яшь парларның, ЗАГСтан туп- туры сугышчылар һәйкәлләренә, Мәңгелек ут комплексына барып, чәчәк салу йоласы.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән барлык ЗАГСлар бергәләп, 53 ветеранның гаилә һәм тормыш тарихларына багышланган «Мәхәббәт җиңгән җирдә» дип исемләнгән фотокүргәзмә оештырдык. Ел дәвамында экспозиция предприятиеләрдә, балалар ял лагерьларында һәм мәктәпләрдә куелды. Ветераннар арасында Советлар Союзы Герое, Тукай районында туып үскән Николай Якупов бар. Ике ветеран – Саба районыннан Мөхәммәт Закиров һәм Әтнә районыннан Фәйзи Галиев – Ленин ордены белән бүләкләнгәннәр. Тормыш тарихлары экспозициядә урын алган 14 ветеран исән-сау, аларга 99 яшьтән алып 104 яшькә кадәр. Ветераннар арасында фронтовик Котдус Мулюковның язмышы үзенчәлекле. Бүген аның гаиләсе 139 кешедән тора – 8 баласы, 47 оныгы, 84 оныкчыгы бар. Бу – бик мөһим проект. Без якташларыбызны сугыш каһарманнары буларак та, иң авыр елларда бернигә карамыйча мәхәббәтләрен саклап калган кешеләр буларак та күрсәтә алдык. Бүген мәктәп балалары өчен батырлык дәресләре үткәрәбез. Махсус хәрби операция геройларын, ветераннарны кунакка чакырабыз.

– Сез бу вазыйфага Гаилә елында, бетмәс-төкәнмәс эшләр гөрләп торган чакта керешкән идегез. «Демография» илкүләм программасы буенча эшләү генә түгел, яңалыклар, үзгәрешләр кертергә, йөзләрчә чаралар да үткәрергә кирәк булды. Эш ничек дәвам итә?

– Һәр ел саен 8 июль көнне Мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтәбез. Быел шушы датага бәйләп, шәһәр һәм районнарыбызда Гаилә атналыгы үткәрдек.

Атналык кысасында республикада 600 дән артык тематик чара үткәрелде, 700 юбилярны, 140 күпбалалы гаиләне котладык, 70 гаиләгә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырдык.

Беренче мәртәбә «Гаилә альбомын карыйк» дигән республика бәйгесен оештырдык. Бу чарада 300 дән артык гаилә катнашты. Республика көне алдыннан Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов республикабызның һәр районыннан килгән 45 гаилә белән очрашты. Алар арасында төрле һөнәр ияләре бар иде. Гаилә кыйммәтләрен пропагандалау һәм үстерү йөзеннән 45 пар өчен бердәм теркәү чарасын оештырдык. Озак еллар дәвамында тату яшәп, балалар тәрбияләп, үрнәк гаилә булып яшәүче парларны да хөрмәтләдек. Быел 70 ел бергә яшәгән 10 парны, 60 ел бергә яшәгән 186 парны, 50 ел бергә яшәгән 1404 парны котладык.

Барлык ЗАГС бүлекләрендә мәктәп укучылары һәм студентлар өчен «Гаилә белеме дәресләре» үткәрелә. Шулай ук бала табарга әзерләнүчеләр белән йөкле хатыннар көннәрен уздырабыз.

– Йөкле хатыннар дигәннән, балага исем эзләгәндә, ярдәм сорап ЗАГС хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкинме? Әбиләр әйтмешли, бөтенләй тузга язмаган исемнәр куярга теләгәндә, әти-әниләргә киңәш бирү мөмкинлеге бармы?

– Ел дәвамында ЗАГСларда тантаналы төстә исем кушу буенча 2382 чара үткәрдек. Әйе, ата-аналар өчен сайлап алу мөмкинлеге булуын бик тә телибез. Бу нисбәттән Татарстанда ЗАГСларда куллану өчен татар һәм рус телләрендә исемнәр сүзлеген төзергә ниятлибез. Бердәм дәүләт порталында биш мең уникаль исемнән торган сүзлек урнаштырылган. Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе сайтында Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан эшләнгән ике сүзлек бар. Әмма аларны яңартырга кирәк. Әзерлек эшләре дә шул институт белән алып барыла. Әлеге проект бик үзенчәлекле, анда 20 меңнән артык исем кертеләчәк. Сүзлекнең электрон версиясе ЗАГСның Бердәм дәүләт реестрына куелачак. Шулай ук булачак әти-әниләргә баласына исем сайлауны җиңеләйтә торган мобиль кушымта эшләнәчәк. Бу туу турындагы таныклыкны тутырганда да хаталар җибәрмәс өчен менә дигән кулланма булачак.

– Яңа елда нинди яңа проектлар көтә?

– 2025 елда «Мастерская НКО» белән берлектә Татарстан Рәисе грантын оттык һәм 2026 елда «Гаилә автобусы: гореф гадәтләрне – юлга!» проектын башлаячакбыз. Әлеге проект кысасында профильле белгечләр – психологлар, табиблар, репродуктологлар, медиаторлар, гаилә юристлары, социаль яклау органнары һәм Россиянең социаль фонды, төп дини конфессияләр вәкилләре белән бергәләшеп, зур команда булып юлга чыгабыз һәм консультацияләр уздырырга ниятлибез. Биш шәһәргә юл тотачакбыз, бу – Чистай, Яшел Үзән, Түбән Кама, Алабуга һәм Әлмәт.

– Парсызларны кавыштыру проектын да гамәлгә ашырасыз дип беләбез. Ул ничек бара?

– Бүген яшьләр арасында үз парын таба алмыйча, бер-берсе белән аралаша алмыйча йөрүчеләр шактый. Виртуаль аралашуга өстенлек биргән яшьләр чынбарлыкта аралашу буенча проблемалар кичерә. Чыннан да, бик борчый торган хәл бу. Әлеге уңайдан республикада эшләп килә торган таныштыру үзәкләренең һәрберсе белән элемтәдә торабыз, «ВКонтакте» платформасындагы таныштыру юнәлешен өйрәнәбез. Зур бәйрәмнәрдә таныштыру үзәкләрен оештырабыз. Мәсәлән, Питрау бәйрәмендә генә дә шундый 200 ләп анкета җыйдык.

Форсаттан файдаланып, һәр кеше үз парын табып, бәхетле гаилә корсын, балалар үстерсен дигән теләктә калам. Хезмәттәшләремне чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре