Татарстанның атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты Эмиль Талиповның әтисе вафат булган. Бу хакта Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры хәбәр итте.
Эмиль Талиповның әтисе – ТР атказанган укытучысы Мансур Талипов.
"Ходай сезгә авыр хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен. Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын!", – диелә театр бастырган кайгынамәдә.
«Ватаным Татарстан» Эмиль Талиповның һәм гаиләсенең тирән кайгысын уртаклаша!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез