Кемдер сезнең фатирны сатмакчы була! Соңгы арада мошенниклар ил халкына әнә шундый ялган хәбәрләр белән шалтырата башлаган. Схемасы үтә дә гади кебек. Мошенник, дәүләт органы вәкиле исеменнән шалтыратып, ялган сату-алу килешүе төзергә тәкъдим итә. Имеш, шул рәвешле сезнең торакны саклап калалар. Барлык документлар рәсмиләштерелгәч, Росреестр идарәсендә теркәлгәч, алар фәлән счетка акча күчерергә яки аны инкассация хезмәтенә тапшырырга куша. Нәтиҗәдә кеше фатирсыз да, акчасыз да кала.
Чаллыда яшәүче 78 яшьлек пенсионер күптән түгел шул рәвешле ярык тагарак янында кала язган. Мошенниклар аңа шушы ысул ярдәмендә Мәскәүдәге 17 миллион сумлык фатирын саттырган. Бәхеткә, карчык аларга акча күчерергә өлгермәгән. Банк хезмәткәрләре олы яшьтәге кешенең шундый зур суммада акча алырга теләвен күреп, полиция хезмәткәрләрен чактырткан. Алар, үз чиратында, әбинең якыннарына хәбәр иткән. Әмма фатир саткан акчаны барыбер саклап кала алмаганнар: әби, туганнарыннан кача-поса, фатирын саткан акчаны барыбер мошенникларга тапшырган. Ярты елдан шул ук хәл тагын кабатланган. Бу юлы инде полициягә такси йөртүче мөрәҗәгать иткән. Ул әбинең үзен бик сәер тотуын әйткән. Баксаң, мошенниклар аны тагын шул ук ысул белән алдарга маташкан икән. Бу юлы инде алар карчыктан Чаллыдагы фатирын саттырмакчы булган. Бәхеткә, бу юлы фатирны саклап калганнар.
 Кызганыч, кисәтә торалар, алдана торабыз шул. Мондый алдау-йолдау очраклары турында көн дә ишетеп торабыз югыйсә. Әле күптән түгел генә Түбән Камада яшәүче 94 яшьлек әбинең мошенникларга 700 мең сум акча күчергәнлеге мәгълүм булды. Аның махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән күчергән 50 мең сум акчасы Россиядә тыелган төркемгә киткән, янәсе. Блокада михнәтләрен узган карчык, җинаять җаваплылыгыннан куркып, кырыгалдарларга бөтен акчасын күчергән. Банкка барыр хәлдә булмагач, анда үзен караучы хезмәткәрне җибәргән. Аңа исә бу акча җитди чир белән авырган туганына кирәк, дип аңлаткан.
 Лаеш районында яшәүче 66 яшьлек пенсионер исә, биржада акча эшләргә теләп, 3 миллион сумнан артык акчасын югалткан. Кукмарада яшәүче ветеринарның мошенниклар 6 миллион сум акчасын урлаган. Банктагы кертемнәренә куркыныч яный дигән сүзгә алданып, ул башта Кукмара үзәгендә билгесез кешегә 4 939 000 сум акча тапшырган, мошенниклар әйткән счетка исә тагын 1 657 000 сум акча күчергән. Ир-ат алданганын ун көннән соң гына аңышкан.
 Яшьләр дә алдана. Әле берничә көн элек кенә мошенниклар Буада яшәүче 22 яшьлек укытучыны төп башына утырткан. Дүрт көн дәвамында аңа төрле ведомство вәкилләре, хокук саклау хезмәткәрләре исеменнән билгесез затлар шалтыраткан. Аларның һәркайсы мөгаллим счетындагы акчаларны Украинага җибәрергә маташуларын, моның өчен җинаять җаваплылыгы янавын әйтә килгән. Шул сүзләргә ышанып ул, булган бар акчасын җыеп, өстәвенә кредит та алып, мошенникларга барлыгы 1 065 000 сум акча күчергән.
 Көн кадагындагы һәр вакыйга, үзгәрештән файдаланырга яраткан мошенниклар соңгы арада булачак студентларны аулый башлаган. Алар югары уку йортына документ тапшырган балаларга вуз җитәкчелеге исеменнән шалтырата. Имеш, документларда хата киткән, исемлектән төшеп калмас өчен, алар җибәргән сылтама буенча кереп, үзең турында бөтен мәгълүматны тутырырга, электрон имза куярга кирәк. Укырга керү мәшәкатьләре белән башы каткан кешенең «исемлектән төшеп каласың» дигән сүзне ишетүгә үк, аңы томалана, билгеле.
 Мошенниклар, вуз психологы исеменнән шалтыратып, булачак студентларга махсус тест узарга да тәкъдим итә. Ялган сылтамага басуга, кеше турындагы бар мәгълүмат мошенниклар кулына күчә.
 – Кыен хәлдә калмас өчен, куркытып, тиз арада үзегез турында бар шәхси мәгълүматны әйтүне сорап шалтыраткан билгесез затлар белән сөйләшүне шундук өзегез. Исегездә тотыгыз: вуз суд карарыннан башка бернинди документны да, дипломны да юкка чыгара алмый. Фәлән бәягә генә бюджет урынына укырга кертергә вәгъдә бирүчеләрне дә урап узыгыз. Шикле сылтамалар буенча кереп, теләсә кая үзең турында шәхси мәгълүмат калдыру да куркыныч, – дип кисәтә хокук сакчылары.
Мошенник корбаны булмас өчен
 – Телефондагы «Ватсап», «Телеграм» ише мессенджерларны, социаль челтәрләрдәге сәхифәгезне ике катлы пароль (аутентификация) ярдәмендә саклана торган итеп көйләгез.
 – Якын кешегә ярдәм кирәк дип шалтыратсалар, аның үзе белән сөйләшмичә, берни дә эшләмәгез.
 – Таныш булмаган номердан килгән шалтырату, шикле СМС-хәбәрләргә җавап бирмәгез. Анда күрсәтелгән сылтамалар аша керү дә куркыныч.
 – Банк картагыз, исәп-хисап счетларыгыз турындагы мәгълүматны, телефонга килгән парольләрне таныш булмаган кешеләргә хәбәр итмәгез. Таныш булмаган кешеләрнең исәп-хисап счетларына акча күчермәгез.
 – Балаларга, өлкән яшьтәге якын кешеләрегезгә кырыгалдарлар һәм аларның алдау ысуллары турында сөйләгез.
 – Исегездә калдырыгыз: банк хезмәткәре, хокук сакчылары беркайчан да кешегә ниндидер шәхси мәгълүмат, акча сорап шалтыратмаячак.
 – Таныш булмаган кеше кушканнарны эшләгәнче, иң элек якыннарыгыз белән киңәшләшегез.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез