Газетага язылу

Эндокринолог дөрес итеп мунча керү буенча киңәшләрен бирде

Эндокринолог Илья Магеря дөрес итеп мунча керергә, парланудан сихәт алу өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәген аңлатты.

Беренче һәм төп кагыйдә - мунчага ашап бармагыз! Тулы ашказаны белән мунча керүнең файдасы юк, организм чистарына алмый.

Дөрес итеп парланыгыз: башта яхшылап җылыныгыз, тир белән лимфоузеллар да чистара. Аннары тирне җылы су белән юып төшерегез, суны кызганмагыз.

Бераз ял иткәч, яңадан парланырга керегез. Монысында аяк очыннан баш очына таба миллек белән чабыныгыз. 

Яңадан су белән чайканыгыз, бу юлы су салкынрак булсын. Контраст бик файдалы!

Ял итегез, күп итеп су эчегез.

Тәнегезне скраб белән ышкыгыз, магнийлы тоз да бик яхшы булыр. Скраб җылы булса яхшырак, алдан мич янына куеп җылытыгыз. 

Ялан кул белән тәнегезгә массаж ясый-ясый яхшылап скрабны ышкыгыз.

Скрабны юып төшергәч, салкын процедураларны башлагыз: бассейн, кар, бер чиләк салкын су булырга мөмкин ул. 

Яңадан парланырга керегез.

Соңыннан үлән чәйләре эчеп ял итегез. 

Мунчада ике сәгать эчендә кимендә 1 литр су һәм өстәп үлән чәе эчәргә кирәк. 

Мунча керүдән дәва аласыгыз килсә мунчага барырга бер сәгать кала сорбент эчеп куегыз, мунчада токсиннар яхшырак чыгар. Аннары 12 сәгать ашамыйча торыгыз. Бөерләр токсиннардан арынып бетсен, организм чистарсын өчен кирәк бу.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре