Хәзер рәсми пропаганда кыры «файлларда сурәтләнгән җинаятьләр суд тарафыннан расланмаган, шуңа күрә ышанычлы түгел» дигән фикер уздырырга тырыша. Бу фикернең өскә калкуы Трамп фигурасына бәйле. Файлларда АКШның бүгенге лидерының Эпштейн белән якыннан дус булуын, аның «хезмәт»ләреннән актив файдалануын раслаган фактлар күп.
Эпштейн файллары Трампның сайлау алды марафонында актив эксплуатацияләнгән иде. Сайлауда җиңү өчен, ул шуларны игълан итәргә вәгъдә бирде, әмма вәгъдәсен үтәргә ашыкмады. Файлларның бүген ачык мәгълүмат кырына чыгуы Трамп вәгъдәсенә бәйле түгел. Киресенчә, гамәлдәге Президентның дошманнары тырышлыгы нәтиҗәсе.
Файллардагы фактларны фейк дип расларга тырышу көчле булса да, аларның хаклыгына шикләнүчеләр аз. Сербия Президенты Вучич, мәсәлән, фаш итә ториган докуметларның игълан ителүен Трампның Иранга 48 сәгать эчендә һөҗүм башлавына китерер, дип санады. Аның мантыйгы аңлашыла: Якын Көнчыгышта зур сугыш башланса, документлар кузгалтырга тиеш булган шау-шу арткы планга күчәр иде. Тармп үзенә каршы булган компромат алдында бик калтырап төшмәде. Беренче карашка бик ахмак булып тоелган, файлларның аның гаепсезлеген раславы турында фикерне өскә калкытты. Андый дәрәҗәле авыздан чыккан фикер рәсми фикергә әверелә һәм массалар аңында дөреслек буларак кабул ителә башлый. Ә болай файлларда Трампка бәйле фактлар аңа импичмент игълан итәргә җитәрлек. Аның Эпштейн «хезмәт»ләреннән файдалануы турында бер эпизод 2016 елгы сайлау вакытында суд хөкеме башларлык дәрәҗәгә җиткән иде. Әмма Трампны судка биргән үсмер кызны куркыттылар һәм ул гаризасын кире алды.
Файллардагы фактларның дөреслеген Словакия Премьер-министрының Милли куркынычсызлык буенча киңәшчесе Мирослав Лайчакның, британ сәясәтчесе Лорд Манделсонның кичекмәстән отставкага китүләре дә раслый. Британия принцы Эндрю исә барлык рәсми титулларын югалтты.
Файлларда барлык илләрнең дә диярлек лидерларының Эпштейн белән элемтәдә торуы турында мәгълүматлар бар. Элиталарның хәтта бала каны эчүе фактлары да раслану алдында. Бу уңайдан Путинның 2024 ел язында әйткән сүзләрен искә төшерик: «Алар йөзләрчә еллар буе корсакларын кеше каны белән... тутырырга күнеккән», – дигән иде Кремль лидеры. Әле 6 миллион файлның яртысы гына игълан ителде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез