Пассажирларны Nordwind компаниясе ташырга тәкъдим иткән. Җәйге сезонда әлеге ширкәт «Икар» авиакомпаниясе белән берлектә 110 пассажирга исәпләнгән «Эмбраер-190» очкычларында очышлар башкарачак, дип хәбәр иттеләр Казан аэропорты матбугат хезмәтендә.
Татарстан башкаласының һава аланыннан очып китү вакыты 00:55 сәгатькә, ә Архангельскка очып төшү 03:05 сәгатькә планлаштырылган. Юл вакыты 2 сәгать 10 минут тәшкил итәчәк.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты җәйге җәдвалга күчте. Ул 25 октябрьгә кадәр гамәлдә булачак, диелә Казан мэриясе хәбәрендә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез