Газетага язылу

Эш бирүчеләр хезмәткәрләрен өмәләрдә катнашырга мәҗбүр иткән өчен штрафка тартыла ала

Эш бирүчеләргә хезмәткәрләрне өмәләрдә, корпоративларда һәм походларда катнашырга мәҗбүр иткән өчен штраф яный ала. Бу хакта «Абзац» белән әңгәмәдә Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов белдерә, дип яза «Татар-информ».

«Теләсә нинди куркыту, басым, шантаж – болар барысы да Хезмәт кодексы кысаларыннан чыга, һәм моның өчен хокукый нәтиҗәләр булырга мөмкин. Ким дигәндә административ штраф. Шуңа күрә өмә – ирекле эш, һәм эш бирүче моңа бик сак карарга тиеш», – дип хәбәр итте ул.

Парламентарий эш бирүчеләрне игътибарлы булырга, куркынычсызлык техникасын үтәргә һәм бу очракта иң мөһиме – Хезмәт кодексын истә тотарга чакырды.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре