Эшкуар Эльвира Исрафилова: «Һәр кеше ашап карарлык бәя булсын»

Хатын-кызга ничә һөнәр җитә икән? Актаныш районының Татар Суыксуы авылында гомер итүче Эльвира Исрафилова белән сөйләшкәннән соң әнә шул сорау туды. Булса да булыр икән эштән курыкмаган хатыннар! Авылында «Агыйдел» кооперативы төзеп, башкаларны гына эшле итми, үзе дә иртәдән алып кичкә кадәр шунда тир түгә ул.

– 2020 елда колхоз җитәкчесе булып эшли башладым. Тик үземне башка эштә күрә идем. Уйладым да күңелемә якын өлкәне – ризык әзерләүне сайладым. 2024 елда Татарстан Хөкүмәтенең грантлар бәйгесендә катнашып, 10 миллион сум акча оттым. Әлеге акчага җитештерү комплексы төзеп эшли башладык. 4 миллион сумына «Газель» автомобиле сатып алдык, калган суммага ярымфабрикатлар, казылык ясау һәм ыслау җиһазлары алып кайтып урнаштырдык, – дип искә ала Эльвира.

Кооперативта бик күп ризыклар әзерлиләр. Пилмән, өчпочмак, вак бәлеш, мантый ясап, катырып куялар. Аларны сораучылар күп икән. Шулай ук төрледән-төрле казылыклар да әзерли алар. Аларны тавык, сыер, ат итеннән ясыйлар. Казы һәм тутырмалар да ясап саталар. Ә шулар янына баллы ризыклар да пешерә башлаганнар.

– Бу эшләр миңа бик ошый. Элек-электән ризык әзерләргә яратам. Инде хәзер  башкаларны да сыйлый алам, – ди ул. – Эш башлавымның тагын бер сәбәбе – туган авылымны үстерәсем килде. Кулдан килгәнчә авылга ярдәм итәргә тырышам. Авыллар бетә, дибез. Эше булса, ашы булса бетми әле ул. Бездә дә буш торган бина бар иде. Шунда җитештерү цехы ясап җибәргәч, ямь керде. 12 кешене эшли иттем. Бер цехта – 8, икенчесендә 2 хатын-кыз эшли. Тагын ике кеше камыр ризыклары әзерли.

Әзер ризыкларны Чаллы шәһәрендәге кибетләр күпләп алып китә башлаган. Болай эшләү үзләренә дә отышлы икән. Шулай ук, бер авыз итеп караган кешеләр дә кат-кат киләләр, ди.

– Кешегә сыйфатлы ризык кирәк. Ә сыйфатны саклар өчен күп тырышырга кирәк. Көндәшләр күп булса да, намус белән эшләсәң, алучы табыла. Максатым да шул: кешене тәмле һәм экологик яктан чиста ризык белән сыйлау. Чын өйдәгечә булсын дип тырышабыз. Бәясен дә артык кыйммәт итмибез – һәр кеше ашап карарлык булсын, – ди Эльвира. – Хәзер бит бик күп кеше өендә генә ризык ясап сата. Әмма кешегә әзерләгәч, аның таләпләрен дә үтәргә кирәк. Әйтик, СанПин, гигиена таләпләрен үтәү, эшкә лицензия кирәк. Эш башлаганда мин дә борчылган идем. Әмма бер җайга салсаң, күнегәсең, бер авырлыгы да юк.

Эльвира яшерми: хәзер халык ялкауланды, ди. Өйдә әзерләмәүчеләр дә күп, ди. Исәпләп караган: малны үстерү, ризык әзерләүләрне санасаң, сатып алганың отышлырак, ди үзе дә. Ә ул исә эштән ямь таба.

– Хезмәт белән тәрбияләндек. Гаиләдә олы бала булгач, ир эше дә миңа иде, кызларныкы да. Сеңлем белән яшь аермабыз 14 ел булгач, миңа тырыш булырга туры килде инде, – ди ул.

Тырышлыгы әнисе Фәйрүзәдән аның. 75 яшендә дип тормый, ул да эштә икән әле. Алма агачыннан ерак төшмәгән. Эльвираның кызы Лилия дә – әнисенең уң кулы. Казанда ире Илмаз белән өч бала тәрбияләп үстерсәләр дә, эштә бергә алар. Ул әнисенә һәрчак ярдәм итә.

– Әнием тормышын яратып яши. Аның беркайчан да миннән булмый дигәне юк. Көчле рухлы, нык характерлы булган. Ул – үз-үзенә ышанган кеше. Бар тырышуы – безнең өчен. Әниемә рәхмәттән башка сүз юк, – ди кызы.

Эшкуар ханымның иген басулары да бар, абзар тутырып маллар да тота. 400 гектар җире, 60 баш малы бар икән. Әле киләчәктә күп итеп сарыклар да тотмакчы була. Ел саен казлар алып үстерә.

– Казларны кечкенәрәк чакта алабыз. Үзебез үстереп бетереп, ыслап, каклап сатабыз. Туйларга пешереп бизәп бирәбез. Авылда матур итеп каз өмәләре дә уздырабыз әле. Татар халкының гореф-гадәтләрен сакларга, аны яшь буынга тапшырырга да тырышабыз. Авылым дип яшим. Зур шәһәрләргә дә чыгып китәр идем инде мин. Тик туган якны ярату үзенекен итте. Әниемне дә ташлап китә алмадым. Аның белән бергә яшибез. Әнием бер иренми, чәкчәкләр пешереп куя.

Чәкчәк дигәннән, Актанышта ул эре була икән. Башка җирдә аны бавырсак дип тә йөртәләр. Эльвира, чәкчәкнең күп төрлесен пешереп карыйбыз, ди. Вак итеп киселгәнен дә, эресен дә, түгәрәген дә әзерлиләр икән. Сатып алучыларга бар мөмкинлек тә тудырылган.

– Миннән кайчак: «Ник бер юнәлешне генә алып бармыйсың?» – дип сорыйлар. Әмма минем өстәл сые булган ризыкларны да әзерлисем килә. Бездән алган күчтәнәчләр белән дә матур итеп чәй табыны корып була, – ди ул. – Үз эшенә тотынырга теләүчеләргә курыкмаска киңәш итәр идем. Тәвәккәл булырга кирәк. Дәүләт ярдәм итеп тора. Форсаттан файдаланып, район җитәкчелегенә рәхмәтемне җиткерәм. Эшлим дигән кешегә мөмкинлекләр зур хәзер. Бер башлап җибәрсәң, эш бара ул. Иң мөһиме – күңелеңне биреп эшләргә кирәк. Тагын бер киңәш – эзләнүдән туктамагыз. Үз өлкәм буенча мин гел белем өстим, әле дә укыйм, өйрәнәм. Аннары ярату да кирәк. Эшне ярату, тормышны ярату, кешеләрне ярату. Ярату кушылган ризык та тәмле!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре