Хатын-кызны аборт ясатудан баш тартырга күндергән табибка премия түли башларга кирәк. Бу көннәрдә Россия Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко шундый тәкъдим белән чыкты. Аның фикеренчә, бүген табибларга аборт ясаган өчен акча түләнә, ә менә белгечнең хатын-кызны бу уеннан кире кайтаруы бәяләнми. Табибларга мондый премия түләнә башласа, илдә абортлар саны да кимер иде, ди Матвиенко. Сез бу фикер белән килешәсезме?
Алсу Мөхәрләмова, 15 бала әнисе (Балтач районының Пыжмара авылы):
– Табибка премия түләп кенә абортлар санын киметә алырлар, дип уйламыйм. Бала табу-тапмау – ир белән хатын арасында гына хәл ителергә тиешле мәсьәлә. Хәзерге яшьләр бик акыллы. Алар әти-әни булсын дисәң, яшьләргә бала алып кайтасы килерлек шартлар тудырырга кирәк. Иртәгәге көнгә ышанычы, үз куышын булдырырга мөмкинлеге, тормыш алып барырга җитәрлек акчасы булсын аларның.
Артем Кузнецов, Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Татарстанның күпбалалы гаиләләре» төбәкара иҗтимагый оешмасы рәисе:
– Сәер тәкъдим. Табиб аборт ясаса да, хатын-кызны йөклелеген саклап калырга күндерсә дә, акча ала булып чыгамыни? Монда мантыйк кайда соң? Табибларга мондый премия кертелә калса, дәүләт һәр ике очракта да акча түли булып чыга. Димәк, бу яңалык абортлар санын берничек тә киметмәячәк. Бала төшертү очраклары кимесен дисәң, яшьләрнең әхлакый тәрбиясенә игътибарны арттырырга кирәк. Икътисадый тотрыклылык, яшь гаиләнең иртәгәге көнгә ышанычы да булсын.
Әлфия Вахитова, РКБдагы перинаталь үзәкнең акушер-гинекологы:
– Бөтен әйбер дә акчага килеп төртелми бит. Акушер-гинекологлар бит, хатын-кыз абортка килү белән: «Әйдә, ясыйм», – дип алып кереп китми. Әлбәттә, ул аны ясатмаска өнди. Бөтен уңай һәм тискәре якларын бәйнә-бәйнә сөйләп һәм аңлатып бирә. Әйе, бу җиңел эш түгел. Әмма ясатмаска өндәгәч, моның нәтиҗәсе булганын күргәч, беләсезме ничек сөенәбез? Монда бит иң беренче чиратта хатын-кызның сәламәтлеге, аның киләчәге турында сүз бара. Хатын-кызлар аборт ясатмасын өчен, иң беренче чиратта, эшне гаиләдән, дөресрәге, андагы тәрбиядән башларга кирәк. Бу кыз бала үстерүче ата-аналарга да, ир бала үстерүчеләргә дә бер үк дәрәҗәдә кагыла. Иртә җенси мөнәсәбәткә керүнең нинди бәла-казаларга китерүен, организмга нинди зыян салуын – барысын чәйнәп, ачыктан-ачык сөйләшсәләр, көтелмәгән хәлләр булмас иде.
Гүзәл Баһ, Татарстанның атказанган артисты, 3 бала әнисе:
– Бер яктан, табиб хатын-кызга абортның ни дәрәҗәдә зыянлы булуын аңлатып, кире күндерә алса, бик яхшы. Икенче яктан, хатын-кызның мондый карарга килүенең җитди сәбәпләре булырга мөмкин. Шуңа күрә табибка моның өчен премияне очрагына карап түләргә кирәк. Мәсәлән, тулы, бәхетле гаилә, тагын бала алып кайтырга теләмичә, шундый карарга килгән булса, аларны кире күндерү бик яхшы. Һәр бала үз ризыгы белән туа бит. Хатын-кыз ялгыз һәм аның баланы үстерергә бер мөмкинлеге дә юк икән, аны бу уеннан кире кайтарырга тырышу бик дөрес түгел.
Алисә Сабирова, банк хезмәткәре (Казан):
– Миңа калса, табибларның бу хезмәте дә бәяләнергә тиеш. Монда бит баланың гына түгел, хатын-кыз язмышы да хәл ителә. Тиешенчә бәяләнсә, табиблар үз эшенә икеләтә җаваплырак карар, абортлар саны да шактый кимер иде. Абортлар турында күп тәкъдимнәр ишетергә туры килә. Араларында күңелгә ятканнарының берсе шушы булды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез