Бу хакта РИА «Новости»га РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының иҗтимагый финанслар кафедрасы доценты Игорь Балынин сөйләгән.
«Түләүләренең гомуми суммасы төбәктә пенсионерлар өчен билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән азрак булган барлык эшләмәүче пенсионерларга кереме яшәү минимумы дәрәҗәсендә булырлык итеп өстәмә федераль яки төбәк социаль түләүләре билгеләнә», - дигән эксперт.
Ул аңлатканча, пенсионерның яшәү минимумын исәпләгәндә пенсияләр, пенсия тупланмалары түләүләре, өстәмә социаль түләүләр, айлык акчалата түләүләр, шул исәптән социаль хезмәтләр җыелмасы бәясе исәпкә алына.
Шулай ук төбәктә акчалата рәвештә бирелә торган башка социаль ярдәм чаралары да исәпкә алына. Бер тапкыр бирелә торган түләүләр һәм натураль рәвештә күрсәтелә торган ярдәм исәпкә алынмый.
Эксперт мәгълүматларына караганда, киләсе елда Россиядә пенсионерларның яшәү минимумы 16 288 сум тәшкил итәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез