Илнең Икътисадый үсеш министрлыгы фаразларына караганда, киләсе елда Россиядә уртача хезмәт хакы 99 952 сумга җитәчәк. Илдә яшәүче һәр бишенче кеше әнә шул кадәр акча алачак, дип тә ышандырганнар. Кыш бабайдан нәрсә көтәсе?
Айга 100 мең сум диярлек акча! Россия Икътисадый үсеш министрлыгында әлеге хезмәт хакына иң беренче чиратта кемнәр өмет итә алачагын да әйткәннәр. 2025 елда финанслар, казылма байлыклар чыгару, эшкәртү сәнәгате, төзелеш кебек тармакларда эшләүчеләр, шулай ук IT белгечләрнең уртача хезмәт хакы әнә шул суммага якынлашачак, ди.
Билгеле булганча, 2025 елның 1 гыйнварыннан илдә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме дә 22 мең 440 сумга (быел ул – 19 мең 242 сум) кадәр артачак. Төбәкләр аны үзләре дә билгели ала, әмма ул илкүләм күрсәткечләрдән кимрәк була алмый. Икътисад белгече Илдус Сафиуллин әйтүенчә, хезмәт хаклары арту иң беренче чиратта хезмәт өчен түләүнең минималь дәрәҗәсе күләмендә акча алучыларга кагылачак. «Закон нигезендә, аз күләмдә акча алып эшләүчеләрнең хезмәт хакларын федераль күрсәткечләргә кадәр җиткерәчәкләр. Алар өчен бу – сөенечле яңалык, әлбәттә. Чөнки хезмәт хакларын арттыру бәяләр үсешен компенсацияләү мөмкинлеген бирә. Аз акча алып эшләүчеләр инфляцияне барыннан да ныграк сизә бит. Бәяләр һәм хезмәтләрнең кыйммәтләнүе аларның хезмәт хакының зур өлешен «ашый», – ди ул. – Хезмәткәрләргә ял, эш буенча икенче шәһәргә бару, «больничный» өчен түләү дә хезмәт өчен түләүнең минималь күләменә бәйле. Бу – хезмәт килешүе нигезендә, әлеге күрсәткечкә бәйле булган премияләргә дә кагыла».
«Татарстанстат» китергән саннардан күренгәнчә, бу елның гыйнвар – сентябрь айларында республикада реаль хезмәт хаклары 11,6 процентка арткан. Монысы – кулга алган акча. Ә менә исәпләнгән, ягъни «пычрак» хезмәт хакын алсак, предприятие һәм оешмаларда, шулай ук кече эшкуарлык тармагында хезмәт итүчеләрнең айлык акчасы 71 мең 449 сум 80 тиен тәшкил иткән. Узган елның гыйнвар – сентябрь айлары белән чагыштырганда үсеш – 20,7 процент, дигән белгечләр.
Казан халкы тагын да баерак. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров әйтүенчә, бу елның тугыз ае нәтиҗәләре буенча, башкалада уртача хезмәт хакы 89 мең сум тәшкил иткән.
– Хезмәт хакы халыкның төп керем чыганагы булып кала бирә һәм ул гаиләләрнең минималь кирәк-яракларын гына тәэмин итеп калмыйча, социаль бурычларны да хәл итәргә тиеш. Бу елның гыйнвар – сентябрь айларында шәһәрнең урта һәм зур предприятиеләрендә хезмәт хаклары, узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, 21 процентка артып, 89 мең сумга җитте, – диде ул «эшлекле дүшәмбе»дә.
Илдар Шакиров сүзләренә караганда, иң зур хезмәт хакы алучылар финанс, мәгълүматлаштыру һәм элемтә, фән өлкәләрендә (уртача 121 мең сум) эшли. «Бу елның беренче яртысында уртача айлык акча күләме буенча Казан миллионлы шәһәрләр арасында дүртенче урыннан өченче урынга күтәрелде», – диде ул. Аңлашыла ки, Мәскәү һәм Санкт-Петербург әлеге исемлеккә керми. Безне исә Екатеринбург (уртача хезмәт хакы – 95,8 мең сум) һәм Красноярск (94,1 мең сум) уздырган. 2024 елның беренче яртысында Татарстан башкаласында уртача хезмәт хакы 87,7 мең сум тәшкил иткән. Болай булгач, эшлисе дә эшлисе әле.
Бу кызык!
Яңа ел премиясе
Ел ахырында күп кенә хезмәткәрләр «13 нче хезмәт хакы»н да көтә. Ул һәркемгә дә түләнергә тиешме? Әлеге сорауга Россия Дәүләт Думасы депутаты Никита Чаплин җавап биргән:
– 13 нче хезмәт хакын түләү фәкать эш бирүчедән генә тора. Бу – хокук, әмма бурыч түгел. Гадәттә, аны елның финанс нәтиҗәләренә карап, декабрьдә түлиләр. Әлеге төр түләүнең тәгаен күләме дә юк. Ул күбрәк кызыксындыру чарасы булып тора.
2013 елдан бирле федераль дәрәҗәдә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме ничек үзгәргән (сумнарда)
| 2013 ел | 5205 |
| 2016 ел | 6204 |
| 2019 ел | 11 280 |
| 2022 ел | 13 890 |
| 2025 ел | 22 440 |
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез