Газетага язылу

Эшләргә яратучыларның кайсы шәһәрләрдә иң күп булуын ачыклаганнар

Сораштыруда катнашучыларның 49 проценты фикеренчә, мондыйлар Мәскәүдә кайдагыга караганда да күбрәк.

Сораштыруда катнашучыларның 49 проценты “трудоголик”лар саны буенча Мәскәүне беренче урынга чыгарган: башкала дигәндә, тормышның һәрдаим “кайнап торуы”, югары дәрәҗәдә көндәшлек күз алдына килеп баса. Бу хакта “Известия” “Работа.ру” һәм “Подработка” сервисларының тикшеренү мәгълъматларына таянып яза.
Икенче урынга Санкт-Петербург (25% тавыш җыйган) чыккан: мәдәни башкалада да эшлеклелек дәрәҗәсе зур. Новосибирск (14%), Себернең зур сәнәгать һәм фәнни үзәк статусын раслап, өченче урынны алган.

Дүртенче урында – Екатеринбург һәм Чиләбе (12шәр процент). Алардан соң рейтингта Красноярск (10%), Краснодар (9%), Казан, Владивосток һәм Түбән Новгород (8%әр процент) урнашкан. Респондентларның 5 проценты Самара, Ростов-Дон, Омск, Пермь һәм Волгоградны сайлаган.

Эшкә атлыгып торуның сәбәпләренә килгәндә, сораштыруда катнашучыларның 45 проценты шәһәрдә тормышның “кайнавын” билгеләп үткән. Тормышның кыйммәтләнүе, муллыкта яшәү омтылышы турында җавап бирүчеләр дә күп булган ((39%). Моннан тыш респондентларның 37 проценты фикеренчә, хезмәт базарындагы югары көндәшлек тә кешеләрне күбрәк эшләргә этәрә. Сораштыруда катнашучыларның 25 проценты карьера үсеше мөмкинлекләрен, предприятиеләрнең күп булуын (24%) да “трудоголик”ларга уңай җирлек тудыручы сәбәпләрнең берсе булып торуын билгеләп үткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре