Әледән-әле явып торган яңгырлар астында быел җиләк-җимеш кенә түгел, шөкер, чүп үләннәр дә котырып уңды. Бер-берсе белән ярыша-ярыша үстеләр. Каяндыр килгән чит-ят үләннәр булса да, нигездә авыл бакчаларында алабута һәм эт эчәге өстенлек итә. Аларга каршы көрәшү мәгънәсез эш кебек. Алабутаның орлыгын койганчы җыйсаң, икенче елга чыкмас кебек тоела, тик бер үскән урында ул инде «үз нигезе»ндә кебек. Игътибар итсәгез, бакчаның бер өлешендә нәкъ менә алабута күбрәк үссә, эт эчәгенең дә үз «участогы» бар.
Беренчесенең саны күп булса да, утавы җиңел. Эт эчәгенең исә тамырының иң очына мәңге җитәсең юк. Барыбер бер урыннан өзелә һәм тагын да тармакланып, җәелеп үсә. Аңа йомшак туфрак та кирәкми, су, кояш та роль уйнамый. Син утап китүгә, яшәү-яшәрү өчен көрәшә башлый инде ул. Әрсез кеше белән бер. Табигать андыйларга да иммунитетны өеп биргән бит. Бер елны талларны әрсезләр белән чагыштырып, җирне нигә таллар басты, дип язгач, ул талларда синең нинди эшең бар инде, син язды дип кенә талларны кисмәсләр, дигәннәр иде. Шуның кебек, мин язды дип кенә эт эчәгеләр дә, эт эчәге кебек әрсезләр дә кимемәс, югалмас. Тик күңелне дә бушатасы килә бит.
Бәрәңге сабаклары күтәрелде инде, арасында йөри торган да түгел, чүп үләннәр үсә алмагандыр, дисәң... Өскә чыккан берничә алабута күз буягыч кына булган, эт эчәге дигәнең астан гына үрмәләп, җәйрәп яткан икән. Ул инде, астыртын кеше кебек, итәк астыннан – бәрәңге сабаклары арасыннан гына эш итә. Тәмам чорналып, бәрәңгене буып алмыйча «борын»ын күрсәтми. Ул сабаклардан өскә чыкканда инде эш узган була, утыйм димә. Фәкать төбен эзләп табып, йолкып куйсаң гына. Алай да әле авырлыгы белән бәрәңге сабагын аска сөйри. Нәкъ начар ниятле кеше кебек... Азакка кадәр авырлык китерә. «Безнекеләр корып бетте инде, сезнең бәрәңге сабаклары ямь-яшел икән» дигән бакчалар да еш кына эт эчәге «этлеге» була. Читтән караганда бакча яшел кебек күренсә дә, якыннан карагач, эт эчәгенең корыган (дөресрәге, үзе корыткан) сабакларның урынын алуы ачыклана. Ул нисбәттән алабуталар турыдан ярып сөйләшүче кеше кебек: качып-посып тормый, шәм кебек туп-туры, үрә катып, шул арада бәрәңге арасыннан күренә дә башлыйлар. Күренеп торган чүпне торгызып булмый бит инде, бәрәңге казыр вакыт җиткәч тә әле өскә чыкканнарын карап кына торасың (ул вакытта инде эт эчәгеләрне бәхет баса: тынычлап, бөтен сәләтләрен эшкә җигәләр)...
Бер көн җиләк-җимеш бакчасында чүп утыйм. Нык кәүсәле, зур алмагач төбендә иркенләп, җәйрәп эт эчәге үскән. Тармаклары да төрле якка киткән. Тик бер дә алмагачка чорналмаган: янәшәдәге карлыганга һәм чәчәкләргә барып чорналган. Имәндә икән чикләвек, мин әйтәм, син дә алмагач кәүсәсенә көчең җитмәсен аңлыйсыңмыни, куакка һәм чәчәкләргә үрмәләгәнсең, дим. Кешеләр дә бит шул көчсез, йомшак кебек тоелган кешеләрне кимсетә, каһәрли. Усалга, явызга тешләре дә, сүзләре дә үтми. Йомшак агачны корт баса, дигән кебек, йомшак куакны һәм үлән-чәчәкләрне дә эт эчәге җәй буе тилмертә шул. Иркенләп үсәргә дә ирек бирми. Әле генә аралап алсаң да, шул арада кабат «канат»ларын җәя.
...Эт эчәге һәм алабутаның кадерле, дәрәҗәле еллары бар иде анысы. Аларын әле безнең буын да хәтерли. Басу-кырлардан кечкенә арба белән дә, аркага күтәреп тә аз ташымадык. Мал-туар да яратып ашады. Бәрәңге сабагына чорналган эт эчәге дә, көзен киптергәч, шул сабагы белән бергә терлек алдына күчә, кара көзгә кадәр «буш азык» була иде. Бүген алар икесе дә чүп. Бетми торган чүп. Кешеләр кебек, төрле «холык»лы булсалар да, аларга да бер үк язмыш...
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез