KazanFirst ка Яшел Үзән районы матбугат хезмәте җитәкчесе Регина Чибрикова сөйләвенчә, кичә алар кызның әнисе белән Республика балалар клиник хастаханәсендә булганнар. Кыз хәзер дә реанимациядә ята. Әмма кызны ЭКМОдан өзгәннәр – аның йөрәге үзе эшли башлаган. Табиблар Варвараның көчле булуына соклана һәм аның терелүенә өметләнә.
Кыз үзе сулый, бераз аңына килә, әмма хәзер ул медикаментоз кома хәлендә. Бу аның организмына артык авырлык килмәсен өчен эшләнә.
Варяның баш миенә МРТ үткәргәннәр, ул әлегә шеш барлыгын күрсәткән. Медиклар бригадасы кызның гомерен саклап калу өчен барысын да эшли.
Исегезгә төшерәбез, узган җомгада Васильево бистәсендә мәктәптән өенә кайтып баручы 9 яшьлек кызга сукбай этләр өере ташланган иде. Баланы бик авыр хәлдә хастаханәгә китерделәр, анда ашыгыч рәвештә операция ясаганнар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез