Газетага язылу

Нигә сабак алмыйбыз?! Табиблар этләр талаган 9 яшьлек кызның гомерен саклап калу өчен көрәшә

Татарстанда сукбай этләр кешеләргә ташлануга бәйле тагын бер фаҗига килеп чыкты.

Нигә сабак алмыйбыз?! Табиблар этләр талаган 9 яшьлек кызның гомерен саклап калу өчен көрәшә
Татар информ

Узган атна ахырында Яшел Үзән районының «Сәламәтлек» бакчачылык ширкәтендә мәктәптән кайтучы 9 яшьлек баланы этләр талады. Бик күп җәрәхәтләр алган кызны ДРКБга китерделәр. Бу хәлләргә бәйле рәвештә Татарстан Рәисе Хөкүмәт йортында район башлыгы Михаил Афанасьевка шелтә белдерде, республикада сукбай этләр проблемасын хәл итүне контрольгә алырга кушты. Сабак алырбызмы?

 

Төрле чыганаклар язуынча, җомга көн кич белән кызга унлап эт һөҗүм иткән. Әгәр якында гына яшәүче бер хатын-кыз ачыргаланып кычкырган тавышны ишетеп чыкмаган булса, баланың язмышы бик аяныч булырга да мөмкин иде. Ул кызга ташланган этләрне күреп алып, аларны электрошокер белән куркыткан. Баланы бик авыр хәлдә хастаханәгә алып киткәннәр. Соңгы мәгълүматлар буенча, кызның хәле авыр, аның гомере өчен табиблар көрәшә.

 

Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылды. Бу хәлләр шулай ук Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинның да игътибар үзәгендә.

Сукбай этләр мәсьәләсенә Хөкүмәт йортында узган шимбә киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аеруча басым ясады.

– Бу – безнең өчен чираттагы сигнал, – диде ул. – Этнең хуҗасы булырга, юк икән, ул приютта яки башка бер җирдә булырга тиеш. Күз алдына китерегез: 9 яшьлек бала. Бигрәк тә кыз бала өчен бу – фаҗига. Аның әти-әнисе, күршеләре нинди хәлдә? Син үз балаңны тыныч күңел белән урамга җибәрә аласыңмы?

 

Шуннан соң ул, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьевка мөрәҗәгать итеп:

– Нәрсә бу? Афанасьев, кешеләрнең иминлеген тәэмин итү – синең белән безнең бурыч, – диде. – Һәм бу безнең барыбызга да кагыла. Бу бит – башбаштаклык! Кыргый этләр кешеләргә һөҗүм итә. Алар кайдадыр үрчегән һәм бернинди дә чара күрелмәгән.

 

Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына хуҗасыз этләр мәсьәләсен аерым контрольдә тотарга кушты.

– Бездә табигать яратучылар бар. Мин аларга каршы түгел, ләкин этләр балаларга ташлана икән, безгә кем кадерлерәк: этме, кешеләрме? Хатын-кызларга һөҗүм итәләр. Өере белән ташлансалар, ир-ат та качып котыла алмас. Бу – безнең территориядә булган хәл. «Без табигать саклыйбыз» лозунгы астында мондый башбаштаклык эшләү рөхсәт ителми. Моның белән системалы шөгыльләнергә кирәк, – диде ул.

Яшел Үзән районының матбугат үзәге җитәкчесе Регина Чибрикова белән дә элемтәгә чыктык. Ул балага ташланган этләрне аулаулары һәм башка хайваннарны тоту буенча да эш алып барылуын әйтте.

 

– Этләрне фаҗига булган бакчачылык ширкәтендә генә түгел, башка урыннарда да аулыйлар. Әлеге ширкәт Васильево бистәсендә түгел, ә аңа керү юлында урнашкан. Бу тирәдә ташландык биналар, ягулык станциясе дә бар. Бу тирәдә яшәүчеләр әйтүе буенча, этләр ояларда балалаган. Алар кыргый. Аларны Казаннан атнага ике тапкыр бер кыз гел килеп карап, ашатып торган. Башка волонтерлар белән этләрне алып китеп чиплаштырганнан, стерильләштергәннән соң кире китереп куя торган булган. Бу хәлдән соң аның үзе белән сөйләшә алдык. Ул да бик борчыла, мондый хәл килеп чыгар дип уйламаган, – диде Регина Чибрикова.

Аның фикеренчә, этләрне аулап стерильләштерү дә, чиплаштыру да кешеләр өчен куркынычсыз түгел.

 

– Әлеге закон тиешенчә эшләнеп бетмәгән. Без, муниципалитет буларак, законга үзгәрешләр кертә алмыйбыз. Әгәр, әйтик, берәр җирлек башлыгы этне аттыра икән, аны җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр. Ләкин балаларның, халыкның куркынычсызлыгы беренче урында булырга тиеш. Шуңа күрә үзебездән торганны эшлибез. Район сукбай этләр белән көрәшүдә өстәмә чаралар күрү буенча эш алып бара, – диде ул. – Васильево бистәсе тирәсендә 80 ләп бакчачылык ширкәте урнашкан. Җәй көне бакчачылар күп килә, кеше саны ике тапкыр арта. Үзләре белән эт һәм песиләрен дә алып киләләр, җәен карап торалар да, сезон беткәч, калдырып китәләр. Суыклар җиткәч, ташландык хайваннар ашарга эзләп йөри башлый. Һәм берәр мәрхәмәтле кеше килеп чыгып, аларны үзенә ияләштерә. Шуңа күрә бу проблема беренче ел гына күтәрелми инде. Әйе, без табигатькә каршы түгел, тик кешелеклелек булырга тиеш.

 

Хәзерге вакытта район зыян күргән баланың хәлен белешеп, кайгыртып тора. Кызганыч, кызның хәле бик авыр.

– Исән калсын, дип кенә телибез... Әнисе дә шок хәлендә. Әлегә аның белән сөйләшү, нидер тәкъдим итү бик авыр. Билгеле, алга таба без аның дәвалануын, тернәкләнүен, укуын, белгечләр ярдәме белән тәэмин итүне, гомумән, язмышын тулысынча үз өстебезгә алабыз, – диде Регина Чибрикова.

 

Васильево бистәсендә элегрәк тә моңа охшаш хәлләр булган иде инде. Ел башында 75 яшьлек хатын-кызга шулай ук этләр ташланган иде. Күптөрле җәрәхәтләр белән аны да хастаханәгә алып киттеләр. Ул чагында да җинаять эше кузгатылган иде. Февраль башында Яшел Үзәндә тагын ике мәктәп укучысын очраклы узып баручылар этләр һөҗүменнән саклап калды.

Шулай да иң тетрәндергеч һәм коточкыч фаҗига белән тәмамланган вакыйга узган елның 9 ноябрендә булды. Ул чагында 49 яшьлек Жанна Хөсәенованың гомере сукбай этләр талавыннан өзелде.

Быел апрельдә «Известия» газетасы кешеләргә сукбай этләр һөҗүм итү очраклары саны буенча Россия төбәкләре арасында Татарстанның дүртенче урында булуын язган иде. Узган елда барлыгы 6,4 мең очрак теркәлгән. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсендә яз көне булган мәгълүматлар буенча, 1,8 мең татарстанлы, хуҗасыз этләр тешләү сәбәпле, медицина учреждениесенә мөрәҗәгать иткән. Ә узган елның июленнән быелның июленә кадәр аралыкта сукбай этләргә кагылышлы 2,4 мең мөрәҗәгать кабул ителгән. Бу узган елларның шушы чоры белән чагыштырганда 45 процентка күбрәк. Кыскасы, сукбай этләргә бәйле вазгыять бер бүген генә барлыкка килмәде һәм ул әлегә кадәр иң кискен проблемаларның берсе булып кала.

 

Балык Бистәсе районының Олы Солтан авылында моннан берничә ел элек сукбай этләр азган булган. Хуҗалылары да иректә йөргән. Тик хәзер урамда бер ташландык эт тә юк икән.

– Бу мәсьәләдә бик каты тордык, – ди җирлек башлыгы Булат Зәйнуллин. – Хуҗасыз этләрне аулый торган оешмалар алып китте. Урамда эт күренгән саен, авыл төркеменә язып, бәйгә куярга кушып кына тордык. Һәр йорттагы этне чиплаштырдык. Хәзерге вакытта безнең авылда 20 эт бар. Алар барысы да бәйдә. Урамда бер генә эт тә юк. Ялгышып, бәйдән ычкынсалар, шунда ук хуҗаларына хәбәр итәбез. Башка авыллар да шул тәртиптә эшләсә, нәтиҗәсе булмый калмас.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре