Газетага язылу

Евфратны кичкәндә

Дөнья сәясәтендә шаккатмалы хәлләр бара. Беркем дә уйламаган төбәк – Гренландия кайнар урынга әйләнеп ята. Трамп аны Америкага кушарга ниятләгәннән соң, НАТОның Европадагы дәүләтләре моңа кискен каршы чыкты. Утрауны саклау өчен үз гаскәрләрен җибәрделәр. Гаскәрләрен дип, һәр илдән берничә солдат китте инде.

Зур мәйданны биләсә дә, Гренландия – яшәргә авыр урын, анда зур гаскәрләр тоту мөмкин түгел диярлек. Трамп үзе дә Гренландиядә Даниянең ике эт чанасы гаскәрләре барлыгын әйтеп көлә. Утрауны яулау АКШ өчен бер тиенгә дә кирәкми, чөнки анда хәрби база тотарга теләсә, беркем каршы килми. Дания дә, АКШ та – НАТО әгъзалары. Табигый байлыкларны үзләштерү өчен дә төбәкне яулап алу кирәкми, инвестицияләр ясарга теләгән бизнеска каршы килүче булмаячак. Трампның төбәккә бәйле рәвештә стакан эчендә давыл кузалтуы дөньякүләм хаосны көчәйтергә теләүдән башка берни дә түгел. Данияне яклаучы Европа илләренә Вашингтон яңа тарифлар кертте. Евросоюз җавап адымнары ясарга җыена. Аерылмас аркадашлар булып тоелган Көнбатыш дәүләтләренең үзара аркага пычак кадашырга теләүләре – гаҗәп нәрсә. Әмма Евросоюз Вашинтонга нык бәйле бүген: нефтьнең 16 процентын,  сыекландырылган газның 45 процентын АКШтан ала.

 

Глобаль икътисадның хәле дә мөшкел. Бурычлары 10 триллион долларга җиткән японнар бу атнада 500 миллиард долларлык Америка акцияләрен сатарга җыена. Зур мәтәлчек көтелә, кыскасы.

 

Иран тирәсендә дә сугыш алды тынлыгы гына урнашты. АКШ ул төбәктә үз көчләрен туплауны дәвам итә. Якын Көнчыгышта иң кызыклы ат йөреше Сүриядә ясала. Ил хөкүмәте Сүриянең демократик көчләре дип аталган көрд атеистларына каршы зур һөҗүмгә күчте. Башта Алеппо, аннан соң Дәйр-Зур, Ракка төбәкләре азат ителде. Ракка – көрд террорчыларының башкаласы. Алар – АКШ яклавындагы һәм шуның тарафыннан коралландырылган бандалар. Илнең нефть һәм газ ятмаларын үз кулларында тоталар һәм Вашингтон төбәкне шулар ярдәме белән сава иде. Әмма рәсми хөкүмәтнең Трамп белән килешүе бар. Хөкүмәт гаскәрләренә бәдәви кабиләләренең кораллы төркемнәре килде һәм көрдләр Ефрат елгасының көнчыгыш ярына качарга мәҗбүр булды. Рәсми хөкүмәт белән утны туктату турында килешү төзеделәр. Әмма аерым төркемнәрнең тыныч халыкны үтерүләре, хөкүмәт көчләренә арттан пычак кадаулары дәвам итә. Дүшәмбегә каршы төндә аларның Хәсәкә шәһәрендә бик күп гарәпне үтерүләре турында хәбәр килде. Димәшкъта халык урамнарга чыгып, хөкүмәттән көрд террорчыларын тар-мар итүне таләп итә. Хөкүмәт гаскәрләре Ефратны кичте инде.

                                     

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре