Европаның тәүге бренды Россиягә кире кайткан

Италиянең көнкүреш җиһазларын җитештерүче Ariston компаниясе, 2022 елда киткәннән соң, Россиягә кире кайткан. Кичә Президент Владимир Путин Ariston фирмасының Россиядәге кече компаниясен вакытлыча идарә кертелгән компанияләр исемлегеннән төшерү турында указга кул куйган. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.

Узган елның язында Aristonның Россиядәге кече компаниясенең 100 процент өлеше, президент Указы нигезендә, “Газпром бытовые системы” идарәче компаниясенә тапшырылган булган.

Ariston Group башкаручы директоры Паоло Мерлони билгеләп үткәнчә, компания Россия хакмиятендәгеләрнең карарыннан канәгать.

“Дистәләрчә еллар дәвамындагы инвестицияләребез, җаваплы идарәбез өчен, компаниянең җирле бүлеге эшчәнлеген дәвам иттерүче 300дән артыграк Россия хезмәткәренә тугрылыгыбыз өчен рәхмәтне чагылдыра бу дип уйлыйбыз”, – дип белдергән ул.

Ariston җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү системаларын: котел, су җылыткычлар, башка көнкүреш техникасын җитештерә. Ariston Group компаниясенең Россиядәге кече компаниясе – “Аристон Термо Русь” 2002 елда Ленинград өлкәсенең Всеволожск производство зонасында булдырылган. Ул көнкүрештә файдаланыла торган электр һәм газ приборларын җитештереп сату белән шөгыльләнә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре