Фәрит Мөхәммәтшин җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшырды

Бүген Дәүләт Советында республиканың төрле районнарындагы суд участокларын тәкъдим итүче җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру тантанасы булды. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан 14 җәмәгать судьясы хезмәт таныклыкларын алды.

Парламент башлыгы җыелганнарны җаваплы вазыйфага сайланулары белән котлады һәм бөтен суд хакимиятенең абруен формалаштыруда җәмәгать судьяларының төп ролен билгеләп үтте.
“Җәмәгать судьялары суд системасының мөһим өлеше булып торалар һәм гражданнарның хокукны куллануның төрле өлкәләрендә суд яклавына ирешүләрен тәэмин итәләр, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Әлбәттә, гаделлек урнаштыру өчен заманча таләпләргә җавап бирерлек матди-техник һәм оештыру тәэмин ителеше мөһим шартлар булып тора. Биредә төп инструмент булып «Татарстан Республикасында юстицияне үстерү» республика дәүләт программасы тора, аның кысаларында ел саен республика бюджетыннан үз хокукларын яклап судка мөрәҗәгать итүче гражданнар өчен уңайлы шартлар тудыру өчен ярты миллиард сумга якын акча бүлеп бирелә».

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, 2022-2023 елларда Казан, Алабуга, Чистай, Азнакай, Мамадыш шәһәрләрендә җәмәгать судьялары биналарында капиталь ремонт эшләре башкарылган. Быел Идел буе районы буенча җәмәгать судьяларының суд участоклары урнашкан бинада капиталь ремонт тәмамлана, Арча суд районы буенча бинаны ремонтлау башлана. 2024 елда агымдагы 9 объектта ремонт планлаштырылган.

Фәрит Мөхәммәтшин җәмәгать судьялары тарафыннан көн саен карала торган эш категорияләре турында сөйләгәндә, аерылышу темасын аерым билгеләп үтте, чөнки күпчелек очракта мондый эшләр нәкъ менә җәмәгать судьялары карарлары белән рәсмиләштерелә. “Сездән ир белән хатынны татулаштыру чараларын мөмкин кадәр активрак куллануыгызны сорыйсым килә. Якларның читтән торып катнашуын киметеп, ир белән хатынның шәхси катнашуына өстенлек бирсәгез иде», – дип басым ясады парламент башлыгы.
Моннан тыш, Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, хокукый аспектларны гына түгел, ә конкрет, тормыш шартларын һәм ситуацияләрен дә исәпкә алып, махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының хокукларына һәм социаль гарантияләренә кагылышлы эшләргә игътибарлырак карарга кирәк.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук чит ил гражданнары катнашындагы эшләрне аеруча җаваплы карарга чакырды.
Хәзерге вакытта Татарстанда 190 җәмәгать судьясы үз вәкаләтләрен гамәлгә ашыра, алар гомуми юрисдикция судларына каралган барлык эшләрнең 70%ка якынын карый. 2023 елда республиканың җәмәгать судьялары тарафыннан 760 меңнән артык эш һәм материал каралган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре