«Татарстан – уникаль республика. Бездә 175 милләт һәм халык вәкилләре дус һәм тату мөнәсәбәттә яши. Бу тынычлык, татулык һәм дуслык шул исәптән мондый чаралар аша да саклана. Без сондый проектлар аша күпмилләтле халкыбызны берләштерәбез», – диде парламент спикеры.
Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, «Балкыш» фестивале Татарстанда өлкәннәргә ярдәм итү чаралары арарсында иң зур иҗади проект. Чара «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты максатларына һәм бурычларына тулысынча җавап бирә.
2012 елда беренче фестивальдә 3,5 мең өлкән кеше катнашкан булса, узган елда сигезенче фестивальдә 25 меңнән артык башкаручы җыелган.
«Гомумән исәпләгәндә, сигез фестивальдә 125 меңнән артык кеше катнашты. Бу сан проектның кирәклеге һәм әһәмияте турында сөйли», - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе.
Чираттагы фестиваль Россия халыклары бердәмлеге елына, Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына һәм республика Ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасының 40 еллыгына багышланган, дип билгеләп үтте Мөхәммәтшин.
«Фестивальне энтузиазм белән дәвам итәргә кирәк», – дип йомгаклады ул сүзен.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез