Фәрит Мөхәммәтшин "Бердәм Россия" партиясенең селектор киңәшмәсендә катнашты

Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия”нең Татарстандагы төбәк бүлеге Cекретаре Фәрит Мөхәммәтшин партиянең селектор киңәшмәсендә катнашты. Видеоэлемтә режимындагы чараны “Бердәм Россия”нең Үзәк башкарма комитеты җитәкчесе, Генераль советы Секретаре урынбасары Александр Сидякин уздырды. Чарада партиянең бүгенге эшчәнлеге, төбәкләрдә партия проектларын гамәлгә ашыру һәм сайлау кампаниясе турында сөйләштеләр.

Александр Сидякин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта бердәмроссиялеләрнең төп игътибар үзәгендәге мәсьәлә – Курск өлкәсендә яшәүчеләргә ярдәм итү. Партия әгъзалары зыян күргән өлкәгә 800 тоннадан артыграк гуманитар ярдәм китергән инде. “Бердәм Россия” Курск өлкәсенә ярдәм итү максатыннан партиянең 60тан артыграк төбәк бүлеген, шул исәптән Татарстан бүлеген җәлеп иткән.

Киңәшмәдә ил төбәкләрендә сайлау кампанияләрен үткәрү мәсьәләсе турында аерым сөйләштеләр. Исегезгә төшерәбез: 8 сентябрьдә республикада җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау уздырылачак. Фәрит Мөхәммәтшин, тавыш бирүне законга тулысынча туры китереп, лаеклы һәм гадел төстә уздырырга кирәк. “Финиш сызыгына чыктык. Сайлау катлаулы шартларда узачак. Безнең төп бурыч – аны сыйфатлы уздыру, киләсе чакырылыш парламентта фракциябездән күпчелекне булдыру”, – диде ул партия активына мөрәҗәгать итеп.

Дәүләт Советы Рәисе шулай ук соңгы атналарда депутатларның сайлаучылар белән күп кенә очрашулар уздыруын билгеләп үтте. “Аларда кешеләребез үзләренең проблемалары белән мөрәҗәгать итә”, – диде ул. – Барлык мөрәҗәгатьләргә карата бик җаваплы карарга, берсен дә игътибарсыз калдырмаска, мөмкинлек булганда, ярдәм итәргә кирәк”.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре