Газетага язылу

Фәрит Мөхәммәтшин: «Безнең бурыч – Татарстанның мәдәни һәм милли күптөрлелеген саклап калу»

Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, Халыклар ассамблеясы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Камада республикада яшәүче милләтләрнең тормышы белән танышты.

Шәһәрнең Лемаев скверында «Күпмилләтле Татарстан геройлары» күргәзмәсе ачылды. Ул республикада игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган. Татарстан Рәисе ярдәме белән оештырылган экспозициядә 42 геройның язмышы бәян ителә. Фәрит Мөхәммәтшин күргәзмәнең Җиңү көне алдыннан ачылуында аерым мәгънә барлыгын әйтте. «Татарстан һәм бөтен илдәге күпмилләтле халыкның уртак Җиңүгә керткән өлешен горурлык хисе белән искә алабыз. Бу күргәзмәне ачканда, аларның хезмәт һәм хәрби батырлыкларына тирән хөрмәт күрсәтәбез», – диде ул. Фәрит Мөхәммәтшин махсус хәрби операциядә катнашучыларга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Катлаулы чор яңа геройлар тудыра. Ата-бабаларыбызның хәрби традицияләрен дәвам итеп, безнең сугышчылар махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән башлап Ватаныбыз бәйсезлеген саклауда ныклык күрсәтә», – диде Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе.

 

Түбән Камага сәфәре барышында Фәрит Мөхәммәтшин шәһәрдәге Пушкин исемендәге 3 нче лицейны, Бакый Урманче исемендәге 2 нче татар гимназиясен барып күрде. 34 нче чуаш гимназия-интернатында исә милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре белән очрашу узды. «Ассамблея белән берлектә республика халкы үз телен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклап калсын өчен төрле чаралар күрәбез. Мин бүген балаларның үз телендә ничек сөйләшкәнен күрдем. Безнең бурыч – Татарстанның мәдәни һәм милли күптөрлелеген саклап калу», – диде  Халыклар ассамблеясы рәисе.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре