Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә XIX Россия венчур форумын ябу тантанасы узды. Өч көн дәвамында профильле министрлыклар һәм ведомстволар, эксперт һәм бизнес җәмәгатьчелеге вәкилләре, компанияләр һәм әйдәп баручы чит ил венчур фондлары җитәкчеләре венчур индустриясенең һәм туры инвестицияләрнең төп тенденцияләре турында фикер алыштылар. Форум эшендә 5 меңнән артык кеше катнашты, 180нән артык стартап тәкъдим ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән кунакларны һәм чарада катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
«Россия венчур форумы Казанда, республикабыз башкаласында уза, һәм без барыгызны да Татарстанда сәламләвебезгә шатбыз, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Форум эшләү дәверендә Татарстан Республикасы һәм гомумән Россия Федерациясе үсеше өчен актуаль булган мәсьәләләр буенча күпсанлы очрашулар һәм чаралар, дискуссияләр уздырылды».
Фәрит Мөхәммәтшин быелгы форумда технологик инновацияне алга таба үстерү стратегиясе формалаштырылуын, венчур эшкуарлыгы механизмнарының нәтиҗәлелеген арттыру юллары турында фикер алышуларын ассызыклады. «Казанда узган чараларда компетентлы экспертлар катнашты. Тармак вәкилләре тарафыннан илнең фәнни-технологик үсеше процессында дәүләт һәм бизнесның тыгыз хезмәттәшлегенә ихтыяҗ расланды, – дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе. – Россия технологик бизнесына ярдәм итүнең яңа юнәлешләре тәкъдим ителде, шул исәптән венчур капиталын җәлеп итеп. Үзебезнең яктан, без моның өчен максималь уңайлы шартлар тәэмин итәргә омтылабыз».
Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, соңгы елларда Татарстанда технологик эшкуарлыкка ярдәм итүнең киң инфраструктурасы төзелгән, бу мәсьәләдә Татарстан Фәннәр Академиясе һәм Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды зур роль уйный. «Безнең уртак максат – ресурсларны туплауга, фәнни эшләнмәләрне коммерцияләштерүгә, технологияләр трансферына һәм инвестицияләр җәлеп итүгә нигезләнгән инновацион икътисад булдыру, – дип басым ясады парламент җитәкчесе. – Россия венчур форумы үзен венчур тармагы вәкилләре һәм технологик компанияләр арасында, безнең чит ил партнерларыбызны да кертеп, аралашу өчен мөһим каналларның берсе итеп күрсәтте».
Фәрит Мөхәммәтшин форум киләчәктә дә тәҗрибә уртаклашуга, Россия һәм халыкара хезмәттәшлекне үстерүгә, һәм иң мөһиме – перспектив идеяләрне һәм эшләнмәләрне коммерцияле нигезле гамәлгә ашыруга, яңа заманча товарлар һәм хезмәтләр барлыкка килүгә ярдәм итәр дип ышаныч белдерде.
Форум азагында Фәрит Мөхәммәтшин актив катнашучыларга, проектлар эшләүчеләргә, шулай ук стартаплар җитәкчеләренә Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларын һәм дипломнар тапшырды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез