Үзебезнекеләрне онытмыйбыз! Татарстаннан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә чираттагы гуманитар ярдәм кузгалды. Аны «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге әзерләп җибәрде. Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе, партиянең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин бу эштә катнашкан волонтерлар белән очрашты.
– «Бердәм Россия» партиясе тәкъдиме белән мәрхәмәтле татарстанлылар республикабыз шефлыгы астында булган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар ярдәм җыйды, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Бу – гуманитар йөкнең 23 нчесе. Ә барлыгы 155 йөк машинасы белән 2,3 мең тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрелгән.
Парламент җитәкчесе әйтүенчә, бу юлы җибәрелгән гуманитар ярдәм Халыкара балаларны яклау көненә тәгаенләнгән. Шуңа күрә дә гуманитар ярдәмнең күп өлеше нәни дусларга атап җыелган да.
Яңа төбәкләрдәге нарасыйлар өчен дүрт зур йөк машинасы тулы 70 тонна кирәк-ярак тупланган. Алар өчен памперс, балалар өчен туклану катнашмалары, дарулар алып барачаклар. Гуманитар ярдәм җыюда Алабуга, Минзәлә, Түбән Кама һәм Чирмешән районнарындагы компанияләр катнашкан.
Балалар товарларыннан тыш йөк белән гигиена кирәк-яраклары, олылар өчен подгузниклар да алып баралар. Аны шәһәрләрдә яшәүче мохтаҗ кешеләргә, госпитальләргә бүлеп бирәчәкләр. Сүз уңаеннан, ул госпитальләрдә махсус хәрби операциядә катнашучылар да дәвалана.
Чираттагы ярдәмне «Бердәм Россия»нең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин, Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов озата барачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез