Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чукотка автономияле округы Думасы Рәисе Леонид Николаев белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.
Ике төбәкнең закон чыгару җыеннары җитәкчеләре Татарстан Республикасы һәм Чукотка автономияле округы арасында парламентара хезмәттәшлек юнәлешләре турында фикер алыштылар, шулай ук законнар үсешенә һәм төрле дәрәҗәләрдә үзара элемтәләрне ныгытуга бәйле мәсьәләләргә кагылдылар.
“Мин Казанда беренче мәртәбә һәм Татарстанда күргәннәремнән бик нык тәэсирләнәм", – диде Леонид Николаев. Чукотка АО Думасы башлыгы үз сәфәре кысаларында республиканың мәдәни һәм рухи потенциалы белән якыннан танышырга планлаштыра.
Чукотка, Татарстан кебек үк, күпмилләтле төбәк, һәм Татарстанның милли сәясәтне гамәлгә ашыру, халыкара тынычлыкны һәм татулыкны, туган телләрне һәм мәдәниятне саклау өлкәсендәге тәҗрибәсе Чукотка закон чыгаручылары өчен бик мөһим.
Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, республикада 175 милләт вәкиле яши. Татарстан парламенты җитәкчесе Татарстан халыклары ассамблеясе, хәзерге вакытта республиканың күпчелек муниципалитетларында эшләүче дуслык йортлары эшчәнлеге турында сөйләде.
Парламентарийлар ике төбәк закон чыгаручыларының парламентара диалогын үстерүне дәвам итәргә әзер булуларын расладылар.
Очрашуда Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов катнашты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез