Яшьләрнең игътибарын дипломга түгел, бәлки һөнәр сайлауга юнәлтә алуыгыз белән үрнәк булып торасыз. Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Ирина Яровая Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән республика парламентында очрашканда шулай диде.
Очрашуда Татарстанның федераль программаларда катнашуы, республика икътисалына федераль казнадан акча җәлеп итү, шулай ук югары һәм урта һөнәри уку йортларына максатчан юлламалар белән кабул итү мәсьәләләре каралды. Сүз уңаеннан, Ирина Яровая – максатчан кабул итү һәм укыту юнәлешен камилләштерү юнщлеше буенча “Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль законның авторы. Фәрит Мөхәммәтшин мәгариф турында законга үзгәрешләрнең бик вакытлы кертелүен, шулай ук чит илләрдән килүчеләрнең рус телен белүләренә зур игътибар бирергә кирәклеген әйтте.
Дума Рәисе урынбасары илдә мәгариф системасын камилләштерү һәм яңарту буенча Мәскәүдәге һәм төбәкләрдәге депутатларның бергәләп эшләве мөһим икәнен әйтте. Ул Татарстан җитәкчелегенең яшьләр белән эшләвен югары бәяләде. “Кадрлар сайлауда, яшьләрнең игътибарын дипломга түгел, бәлки һөнәр сайлауга юнәлтә алуыгыз белән үрнәк булып торасыз, – диде Ирина Яровая. – Диплом алу белән чын белгечкә әйләнү араында аерма бар. Шуңа күрә безнең гомуми бурычыбыз – белгечләр әзерләү”.
Ирина Яровая Казанга “Президент Академиясенең җәйге кампусы 2024” Халыкара мәгариф форумында катнашу өчен килде. Быел ул Югары Ослан районының “Зөя калкулыклары” территориясендә уза. 12 ел эчендә проектта 2 700 егет-кыз, дөньяның 45 иленнән 500 чит ил студенты, дөнья дәрәҗәсендәге 500дән артыграк эксперт катнашкан. Җәйге кампусны Россия Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе, Татарстан Хөкүмәте оештыра.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез