Фәрит Мөхәммәтшин гражданнарны кабул итте

Бүген Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партия Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.

Парламент башлыгына Казанда яшәүче, Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының төзелеш тармагы ветераны 89 яшьлек Әхмәтвәгыйз Яһудин мөрәҗәгать итте.

Фәрит Мөхәммәтшин белән әңгәмәдә ветеран үзенең хезмәт юлы турында сөйләде һәм республиканың иҗтимагый тормышында катнашуын дәвам итәргә теләк белдерде. Парламент җитәкчесе ветеранның яшәү шартлары белән кызыксынды, шәһәр һәм республиканың ветераннар оешмалары белән хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итте. Фәрит Мөхәммәтшин Әхмәтвәгыйзь Яһудинның мөрәҗәгатен шәхси контрольгә алды, бу нисбәттән Татарстан Хөкүмәтенең ветераннар оешмасы белән элемтәгә керәчәген әйтте.

«Татарстанның социаль-икътисадый һәм иҗтимагый-сәяси үсешенә зур өлеш керткән атказанган кешеләренә игътибар һәм кайгырту күрсәтү мөһим, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, Әхмәтвәгыйзь Яһудинның мөрәҗәгатен шәрехләп, – аның мәсьәләсендә һичшиксез ярдәм итәчәкбез».

Фәрит Мөхәммәтшинга «Спортивный Татарстан» яңа мәгълүмат порталын эшләү һәм гамәлгә кертү тәкъдиме белән Казанда яшәүче Александра Мухина мөрәҗәгать итте. Хәзерге вакытта республика халкы арасында физик культураны һәм спортны популярлаштыруга юнәлдерелгән социаль әһәмиятле проектның паспорты һәм аны тәкъдир итү әзер диярлек.

Александра Мухина билгеләп үткәнчә, «Спортивный Татарстан» проекты онлайн платформа булып тора, анда Татарстанда эшләүче спорт федерацияләре турында актуаль мәгълүмат, шулай ук республиканың спорт корылмаларының интерактив картасын урнаштыру планлаштырыла. Порталдан файдаланучылар, мәктәп укучылары да, аларның ата-аналары да, өлкән буын вәкилләре дә уңайлы маршрут ярдәмендә республика муниципалитетларында спортның теге яки бу төре белән кайда шөгыльләнергә, спорт секцияләре һәм спорт мәктәпләре белән ни рәвешле элемтәгә керергә мөмкин икәнен белә алачак. Моннан тыш, сайтка спорт чаралары турында актуаль яңалыклар кую планлаштырыла. Александра Мухина әйтүенчә, тәкъдим ителә торган проект республиканың спорт тормышы турындагы барлык мәгълүматны бердәм интернет-порталда берләштерергә тиеш, бу, һичшиксез, бик уңайлы.

Фәрит Мөхәммәтшин әлеге проектны вакытында һәм бик кирәкле дип атады. Иҗтимагый ярдәм штабы шулай ук «Спортивный Татарстан» проекты коммерциячел булмаган иҗтимагый оешмалар өчен грантлар конкурсына чыгарылсын һәм соңыннан гамәлгә ашырылсын өчен документлар әзерләүдә ярдәм күрсәтергә әзер.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре