Фәрит Мөхәммәтшин Якутия Дәүләт Җыены Рәисе Алексей Еремеев белән очрашты

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Саха (Якутия) Республикасы Дәүләт Җыены Рәисе Алексей Еремеев белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.

Парламентчылар Татарстан белән Якутия арасындагы хезмәттәшлекне, шул исәптән гамәлдәге килешү кысасында парламентара элемтәләрне киңәйтү мәсьәләсен карады. Исегезгә төшерәбез: 2012 елның 3 ноябрендә Татарстан Дәүләт Советы белән Якутия Дәүләт Җыены арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.

Фәрит Мөхәммәтшин һәм Алексей Еремеев Килешүне гамәлгә ашыру буенча актив эшне дәвам иттерүгә, уртак эшчәнлекнең яңа юнәлешләрен үстерүгә әзерлекне раслады, шулай ук очрашулар һәм фикер алышулар программасын (шул исәптән онлайн-консультацияләр аша) билгеләде.

Татарстан белән Якутия арасында хезмәттәшлек бай тарихка ия. Инде 1998 елда, Якутиянең Татарстанга тәүге рәсми делегациясе визиты барышында ук, хезмәттәшлеккә нигез салынды. 2021 елның 8 июнендә Татарстан Хөкүмәте белән Якутия Хөкүмәте арасында икътисадый, мәдәни, социаль һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.

Гуманитар элемтәләр дә актив төстә үстерелә. 2021 елның июнендә республикабызда Якутия көннәре үткәрелде, ә 2022 елда Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге Татарстан делегациясе якутларның Ысыах милли бәйрәмендә катнашты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре