Газетага язылу

Фәрит Мөхәммәтшин яңа бүләк белән котлаганнары өчен рәхмәт белдерде

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Telegram-каналында II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены белән бүләкләнүе уңаеннан «җылы котлаулар» өчен рәхмәт белдерде.

«Җылы котлауларыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Парламентаризмны үстерү, Татарстан һәм бөтен күпмилләтле Россия файдасына закон чыгару эшчәнлеген ныгыту буенча уртак эшебезгә карата игътибарны һәм ярдәмне югары бәялим. Бу эшләр туган Татарстаныбыз һәм күп милләтле Россиябез файдасына», – дип язды Фәрит Мөхәммәтшин.

Үз чиратында, Фәрит Мөхәммәтшин барысына да нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм эшләрендә уңышлар теләде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе яңа бүләккә РФ Президенты Владимир Путин Указы белән «Россия дәүләтчелеген ныгытуга, парламентаризмны үстерүгә керткән зур өлеше һәм актив закон чыгару эшчәнлеге өчен» лаек булды.

Фәрит Мөхәммәтшинны яңа орденга лаек булуы белән Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров котлады.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре