Газетага язылу

Фәрит Мөхәммәтшин яшь геройларга: «Сез батырлык, шәфкатьлелек һәм игелек юлын сайладыгыз»

Бүген Казанның «Вертолет» яшьләр үзәгендә «Безнең заман геройлары» иҗтимагый премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Ел саен әлеге премияне тапшыру «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлекчәсе һәм «Яшь гвардия» инициативасы белән оештырыла.

Әлеге проект кысаларында, гадәттәгечә, гадәти тормышта батырлык гамәлләре кылган, кемнеңдер тормышына куркыныч янаган битараф калмаган кешеләрне хөрмәтлиләр. Лауреатларга бүләкләрне Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, бүләкләү тантанасы бөтен ил өчен әһәмиятле булган Ватан Геройлары көне алдыннан уза, ул 9 декабрьдә билгеләп үтеләчәк. Татарстанда хәзерге вакытта 11 Социалистик Хезмәт Герое, 3 Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры һәм Россия субъектлары башлыклары арасында беренче Россия Федерациясе Хезмәт Герое – Минтимер Шәрип улы Шәймиев яши. «Безнең үсеп килүче буын нәкъ менә шундый батырлык үрнәгендә тәрбияләнә», – дип саный парламент җитәкчесе.

Фәрит Мөхәммәтшин залда утыручы яшь геройларга, лауреатларга һәм премия җиңүчеләренә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Күп кенә вакыйгалар тетрәндерә, бигрәк тә «Яшь геройлар» номинациясендә, – дип мөрәҗәгать итте Дәүләт Советы Рәисе тантанада катнашучыларга. – Кемнәрдер, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, кешеләрне коткару өчен янган йортка ташланалар. Башкалары еллар буе волонтерлык эшчәнлеге алып баралар, күп балалы гаиләләргә, балаларга, өлкәннәргә, авыр хәлдә калганнарга ярдәм итәләр. Кемдер укуда, спортта, мәдәнияттә, фәндә югарылыкка ирешә – һәм үз үрнәге белән дөрес мотивация, тырышлык һәм хезмәтнең һәрвакыт нәтиҗә бирүен күрсәтә. Һәм, әлбәттә, көн саен махсус хәрби операция зонасында безнең сугышчылар зур батырлыклар күрсәтә».

«Безнең заман геройлары» иҗтимагый премиясе, Фәрит Мөхәммәтшин искәрткәнчә, 2013 елдан башлап ел саен «Яшь Гвардия» химаясендә, Дәүләт Советы, «Бердәм Россия» һәм республика Яшьләр министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. Бу вакыт эчендә 258 күкрәк тамгасы тапшырылган, шуларның 192се – өлкән татарстанлыларга һәм 66 – яшь геройларга.
 «Чынлыкта кечкенә һәм зур геройлар булмый. Чын геройлар бар, – диде республика парламенты җитәкчесе. – Бүген без бу елның Чын Геройларын хөрмәтлибез – аларның һәркайсы ихтирамга һәм рәхмәткә лаеклы гамәл кылган. Сез – төрле һөнәр ияләре, төрле тормыш юлы, төрле хыяллар һәм максатлар белән яшисез. Әмма сезне иң мөһиме – ачык йөрәк, җаваплылык хисе һәм башкаларга ярдәм итү теләге берләштерә. Бу бик кыйммәт тора. Сез батырлык, шәфкатьлелек һәм игелек юлын сайладыгыз һәм үзегезнең гражданлык һәм кешелек бурычыгызны лаеклы үтисез».

Фәрит Мөхәммәтшин «Гуманитар ярдәм» номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләде. Күкрәк билгеләренә Татарстан районнары башлыклары, шулай ук предприятие һәм уку йортлары җитәкчеләре ия булды. Алар – битараф булмаган татарстанлылар, Россиянең яңа территорияләрендәге һәм Татарстан шефлыкка алган шәһәрләрдәге хәрби хезмәткәрләребезгә һәм тыныч халыкка  ярдәм күрсәтү буенча гуманитар миссияләр оештыралар.

Быел бүләкләү дүрт номинация буенча узды: «Гуманитар ярдәм», «Яшь герой», «Безнең заман герое» һәм «Татарстан иреклесе». Шулай ук премия кысаларында махсус хәрби операция ветераннарын хөрмәтләү дә узды. Иң кечкенә геройга – 7, иң олысына 85 яшь.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре