Дәүләт Советының соңгы утырышында мәгариф турында федераль законга үзгәрешләр кертү мәсьәләсе каралды. Закон проекты мәктәпкә укырга кергәндә чит ил балаларының рус телен белүенә тест үткәрүне мәҗбүри итеп куя. Парламент депутатларының бу уңайдан фикерләре икегә бүленде. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында әлеге мәсьәләгә ачыклык кертте.
– Фәрит Хәйруллович, безнең мәктәпләрдә мигрант балаларын укыту мәсьәләсе шактый катлаулы. Ул укучыларның үзләренә дә, аларның ата-аналарына да, педагогларга да кагыла. Рус телен белүгә мәҗбүри тест кертү кирәкме, юкмы?
– Мондый закон кирәк, монда шик юк. Мәктәптә яхшы уку өчен укучылар рус телен белергә тиеш, югыйсә аларга программаны үзләштерү бик авыр булачак. Закон кабул итү файдасына тагын бер дәлил – бу белем бирүнең тиешле сыйфатын тәэмин итәчәк. Бу мәсьәлә гади түгел, күп кенә төбәкләргә, шул исәптән Татарстанга да кагыла ул. Күптармаклы икътисады булган республикабыз югары квалификацияле кадрларга мохтаҗ. Безнең предприятиеләргә күп дәүләтләрдән, кайчак гаиләләре белән эшкә киләләр. Һәм еш кына читтән килүчеләрнең балаларын укытуны ничек оештырырга, яңа социаль-мәдәни шартларга ничек җайлаштырырга дигән сорау туа.
Хәзерге вакытта республикада 100 меңнән артык чит ил гражданы яши, аларның яртысы – хезмәт мигрантлары. Татарстан мәктәпләрендә 3 меңнән артык мигрант баласы белем ала. Федераль законның яңа проекты нәкъ менә аларга кагыла. Концептуаль яктан без аны хуплыйбыз. Әмма аның кайбер нигезләмәләрен эшләп бетерергә кирәк. Минем коллегаларым, Дәүләт Советы депутатлары, хокук куллану тәҗрибәсенә кагылышлы сораулар күп булуы хакында әйттеләр инде. Әлеге тестны узмаган укучыга нишләргә дигән сорау да кала. Сүз бит, барыннан да элек, кеше турында бара. Билгеле булганча, чит балалар булмый. Мәсьәләнең икенче ягы да бар: әгәр без читтән килүчеләр белән элемтә урнаштырмасак, аны башка берәү, мәсәлән, криминалитет бик тиз эләктереп алачак.
– Кайбер федераль мәгълүмат чараларында һәм телеграм-каналларда әлеге закон проекты буенча иҗтимагый дискуссия купты. Кискен фикер белдерүчеләр дә бар. Мәсәлән, Кеше хокуклары буенча совет әгъзаларының берсе республика позициясен дәүләт башлыгы йөкләмәсенә карата демарш дип атады. Бу уңайдан сез нәрсә уйлыйсыз?
– Кеше хокуклары буенча совет әгъзасының белдерүенә без бик гаҗәпләндек (өстәвенә элегрәк бу абруйлы иҗтимагый орган җитәкчесе мигрант балаларын тел билгеләре буенча маргиналлаштыру куркынычы турында әйткән иде). Безнең карашка, Владимир Путин читтән килүчеләрнең рус телен белмәгән яки начар белгән балалары белән эшләүнең бердәм федераль алгоритмын булдырырга кирәклеген бик ачык белдерде. Эш алгоритмын булдыру, ә җәмгыятьтән изоляцияләү ысулын уйлап табу түгел! Шуңа күрә Россия Президенты күрсәтмәсен үтәргә кирәк дип саныйбыз.
– Башкача әйткәндә, иң элек бала мәнфәгатьләрен кайгыртырга кирәкме?
– Әлбәттә. Тагын бер кат басым ясап әйтәм, илебез территориясендә яшәүче мәктәп яшендәге барлык балалар да мәктәптә белем алу хокукына ия. Бу – Россия Конституциясе һәм федераль законнар белән гарантияләнә. Баланың белем алу хокукы бозылырга тиеш түгел. Өстәвенә Россиядә укыганнан соң еш кына мигрант балалары кире китмиләр, ә бездә калалар һәм эш табалар. Ягъни киләчәктә алар күпмилләтле Россия халыкларының зур гаиләсенә кушылып, ил демографиясенә, икътисадына һәм мәдәни үсешенә үз өлешләрен кертә алалар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез