Газетага язылу

Фәрит Мөхәммәтшин: «Казанда яңа Җәмигъ мәчетен төзүгә әзерлек эшләре төгәлләнеп килә»

Татарстан башкаласында яңа Җәмигъ мәчетен төзүгә әзерлек эшләре дә, Казан Богородица монастыре комплексын торгызу проектын гамәлгә ашыру да төгәлләнеп килә. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Фәннәр Академиясендә «Меңьеллык Казан» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе ачылышында хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Баланслы дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру кысаларында соңгы дистә елларда Казан Кремлендә Кол Шәриф мәчете һәм Благовещение соборы, шулай ук Казан Изге Ана иконасы соборы яңадан торгызылды», – диде ул.

Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, шәһәрдә 136 дини объект (70 мәчет, 45 православие чиркәве, биш староверлар объекты, башка христиан юнәлешләрендәге 13 чиркәү һәм синагога) эшли.

«Бүген Татарстан һәм, аерым алганда, Казан – төрле халыкларның дуслык, тату яшәү һәм иҗади хезмәттәшлек урыны. Татарстан башкаласында этник һәм дини төрлелек күп гасырлар сакланып килә», – дип искәртте ул.

Казанда 115тән артык милләт вәкиле яши, дип ачыклык кертте ТР Дәүләт Советы Рәисе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре