Фәрит Мөхәммәтшин Кыргызстан парламентының Бюджет, икътисад һәм салым сәясәте комитеты рәисе Данияр Толонов белән очрашты. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Россия – Кыргызстан хезмәттәшлеге кысасында парламентара элемтәләрне үстерүгә ышанычын белдерде. Парламентчылар шулай ук хезмәттәшлекне киңәйтү һәм аның яңа төрләрен эзләп табу мәсьәләләрен карады.
Кыргызстан Республикасы делегациясе Казанга «Энергетика. Ресурсларны сак тоту-2022» Халыкара махсус күргәзмәсендә катнашу өчен килде. Чара бу көннәрдә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә уза. Форумда энергиянең нәтиҗәсен үстерү буенча карарлар кабул ителә. Быел анда Россиянең 34 төбәгеннән 63 компания катнаша.
Кыргызстан делегациясе әгъзалары ике көнлек визиты барышында Казан һәм Яшел Үзән районындагы кайбер предприятиеләрдә булырга, шулай ук республика энергетика тармагының эше белән танышырга ниятли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез