Фәрит Мөхәммәтшин милли көрәш буенча дөнья Кубогы финалистларын сәламләде

Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин милли көрәш буенча дөнья Кубогы финалистларын сәламләде. Финал ярышлары Мәскәү Сабантуеның бәйрәм мәйданында «Коломенское» музей-тыюлыгында узды.

«Сабантуй һәрвакыт күпсанлы кунакларны, дусларны һәм туганнарны җыя, шуның белән күпмилләтле халкыбызны берләштерә, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, - милли көрәш Сабан туеның йөзек кашы һәм бәйрәм мәйданына җыелган халыкның яраткан спорт төре булды».

Парламент җитәкчесе барлык финалистларга да матур көрәш һәм җиңү теләде.

Бу көннәрдә Мәскәүдә уза торган дөнья Кубогында 17 илдән йөздән артык спортчы катнашты. Ярышларның беренчел этабы Москомспортның 1нче номерлы МССУОР мәйданчыгында узды. Финалда көрәшнең ике төре буенча ярыш булды, татар милли көрәшендә 11 комплект һәм кыргыз көрәшендә 5 комплект медаль уйнатылды.

Турнирда дөнья чемпионнары, бөтендөнья күчмә уеннары җиңүчеләре, шулай ук көрәшнең башка төрләреннән танылган батырлар катнашты. Ярышларны уртак уздыру милли көрәш һәм кыргыз көрәше халыкара федерацияләре арасында хезмәттәшлек турындагы меморандум ярдәмендә тормышка ашкан.

Кыргызстан Республикасының милли көрәше һәм традицион татар көрәшенең тарихы бай һәм алар халыкара мәйданда танылган. Быел Россиядә бу спорт төрләре буенча уртак зур ярышлар уза:

Милли көрәш Россиянең 50 дән артык төбәгендә үсеш алган, ә бөтен дөнья буйлап дүрт континенттагы 40 тан артык илне колачлый. Көрәш буенча халыкара ярышлар дөньяның 50 дән артык илендә уздырыла, көрәш Бөтендөнья Универсиадасы, БДБ илләре уеннары, бөтендөнья күчмә уеннары, TAFISA халыкара уеннары һәм БРИКС илләре уеннары программасына кертелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре