Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Наил Залаковка республика парламенты депутаты таныклыгы һәм күкрәк билгесен тапшырды.
Исегезгә төшерәбез, быел 2 декабрьдә республика Үзәк сайлау комиссиясе Чистай бер мандатлы сайлау округында Дәүләт Советы депутатын сайлау нәтиҗәләрен раслады. Сайлау көнендә, 1 декабрьдә, Чистай районында сайлау участокларына тавыш бирү хокукына ия булганнарның өчтән икесе диярлек – сайлаучыларның гомуми санының 61,8% ы килде. Тавышларны санау нәтиҗәләре буенча, беренче урынны шактый өстенлек белән үз-үзен тәкъдим итүче, «Чистай» холдинг компаниясе АҖ генераль директоры Наил Залаков алды. Ул сайлаучыларның 70,23% тавышын җыйды.
Фәрит Мөхәммәтшин Наил Залаковка депутатлык эшчәнлегендә уңышлар теләде.
Дәүләт Советында Наил Залаков Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты составында эшләргә планлаштыра.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез