Фәрит Мөхәммәтшин «ПолитЗавод»та катнашучыларга: «Татарстанны алга алып барырсыз дип ышанам»

Бүген Дәүләт Советында ел саен үткәрелә торган «ПолитЗавод» иҗтимагый-сәяси проектының яңа сезоны старт алды. Сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча проектта 200 егет һәм кыз катнашачак, җиңүчеләр һәм лауреатлар федераль һәм төбәк министрлыкларында һәм ведомстволарында стажировка узу мөмкинлеге алачак.

«ПолитЗавод-2025» конкурсында катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Аның сүзләренә караганда, сайлап алу турында 550 егет һәм кызның катнашуы яшь буынның иҗтимагый, сәяси эшчәнлеккә зур отмтылышын, аларның үсеше уңай шартлар һәм атмосфера барлыгы, яшьләрнең илнең бүгенгесенә һәм киләчәгенә битараф булмавы турында сөйли. «Залда утыручыларның барысы да яңа идеяләр тәкъдим итү, туган республика үсешенә йогынты ясый торган иҗтимагый-сәяси инициативаларны тормышка ашыру мөмкинлегенә ия. Сез – безнең кадрлар резервы», – диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, «ПолитЗавод» – яхшы кадрлар алачыгы. Проектны тәмамлаучылар арасында өч кеше Дәүләт Советы депутаты булдылар. «Проектны тәмамлаучылар Татарстан Дәүләт Советы һәм Россия Дәүләт Думасы депутатлары ярдәмчеләре сыйфатында сайлау кампанияләрендә, партия проектларында легитим катнашып, белемнәрен һәм күнекмәләрен тормышка ашыру мөмкинлеге алачак», – диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин искәрткәнчә, сентябрь аенда республика Рәисен, шулай ук җирле дәрәҗәдәге вәкиллекле органнар депутатларын сайлаулар узачак. Бу вакыйгалар, Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, күп кенә балалар өчен яхшы «башлангыч нокта» булачак. «Һәрберегезне бу эшкә актив катнашырга чакырам – бу гражданлык бурычы гына түгел, белемнәрегезне практикада куллану мөмкинлеге дә, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Республиканың амбициоз планнарын сезгә, шул исәптән «Политзавод»ны тәмамлаучыларга да, тормышка ашырырга туры киләчәк. Сез Татарстанны алга алып барырсыз дип ышанам».
Проектта катнашучыларны РФ ФҖ Федерация Советы исеменнән РФ сенаторы, Федерация Советының парламент эшчәнлеген регламент һәм оештыру комитеты рәисе урынбасары Александр Терентьев, Россия Герое, ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рәсим Баксиков, яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Айгөл Сабирова һәм Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Руслан Шиһабеддинов сәламләде.

Татарстанда «ПолитЗавод» проекты 20 елдан артык гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә ул күп кенә яшь сәясәтчеләргә карьерасында беренче адымнарын ясарга ярдәм иткән төп проектларның берсенә әверелде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре