Газетага язылу

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан котлады

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне чын күңелдән Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм.

1993 елның 12 декабре Ватан тарихында аерым урын алып тора. Борылыш чорында кабул ителгән Төп закон Россия дәүләтенең ныклы нигезе, аның тотрыклылыгы, суверенитеты һәм үсеше өчен таяныч булды. Законның өстенлеге, кеше һәм гражданның хокукларын һәм ирекләрен гарантияләү, хакимият тармакларын бүлү кебек сәяси-хокукый принциплар беркетелде. Биш ел элек яңартылган Конституциядә күпмилләтле халкыбызның бай мәдәнияте, традицион рухи һәм гаилә кыйммәтләре тагын да ныграк якланды. Гомумдәүләт һәм төбәк мәнфәгатьләре белән бергә дөньякүләм мәйданда җаваплы сәясәтне нәтиҗәле алып баручы көчле һәм бәйсез ил булуга юнәлеш алынды.

Федераль Конституция, иң югары юридик көчкә ия булып, бердәм Россиядә Татарстанның кабатланмас тарихи-мәдәни мирасын саклау, аның социаль-икътисадый куәтен тормышка ашыру өчен ышанычлы хокукый нигез тәэмин итә. Республика халкы актив граждан позициясе һәм тырыш хезмәте белән Төп законның нормаларына тугры булуын һәрвакыт дәлилләп килә, илнең үсешенә саллы өлеш кертә.

Хәзерге вазгыятьтәге зур сынаулар чоры Конституция нигезләренең камиллеген һәм ныклыгын тагын бер тапкыр дәлилли. Бүген алар җәмгыятьне берләштерү, ил мәнфәгатьләрен яклау һәм ныклы адымнар белән алга, безнең уртак Җиңүебезгә бару өчен нигез булып тора.

Хөрмәтле ватандашлар!

Шушы бәйрәм көнендә Россия Федерациясенең көче аның бердәм һәм күптөрле булуында, закон һәм традицияләрне ихтирам итүдә икәнен яңадан билгеләп үтәм. Бу өстенлекләрне көндәлек тырышып үстерү киләчәктә дә уңышларга ирешергә ярдәм итәр. Сезгә сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим. Россия Конституциясе алга таба да бөек Ватаныбыз хакына безнең уртак казанышларыбызның какшамас нигезе булып калсын!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре