Газетага язылу

Фәрит Мөхәммәтшин: «Сезнең игелекле һәм мөһим миссиягез – кешеләр белән эшләү»

«Сезнең иң авыр, җаваплы һәм игелекле миссиягез – кешеләр белән эшләү», – бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле каршындагы Эксперт советының киңәйтелгән утырышында белдерде.

Утырыш бүген Казан ИТ-паркында узды. Коллегиядә, гадәттәгечә, ведомствоның 2025 елдагы эшенә йомгак ясалды, шулай ук бу елга бурычлар билгеләнде. 

2025 елда хокук яклау эшчәнлеген гамәлгә ашыру нәтиҗәләре һәм 2026 елга үсеш стратегиясе турында ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сөйләде. Ул искә төшергәнчә, узган ел Вәкил институты үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үткән. Ел саен күп санлы мөрәҗәгатьләр дә институт эшенең кирәклеге һәм әһәмияте турында сөйли. 2025 елда мөрәҗәгатьләр саны 8401гә җиткән. «Шунысы игътибарга лаек, гражданнар безгә дәүләт органнары тарафыннан хокуклары бозылуга бәйле рәвештә генә түгел, ә консультацияләр сорап, авыр тормыш вәзгыятен җиңүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә башладылар. Иң мөһиме, мондый мөрәҗәгатьләрнең 70% тан артыгы уңышлы чишелеш тапты», – дип белдерде Сәрия Сабурская.

Ел дәвамында вәкил гражданнарның хокукларын торгызу максатында дәүләт органнарына, җирле үзидарә органнарына 60 тан артык тәкъдим һәм искәрмә җибәргән. 19 очракта Сәрия Сабурская административ һәм гражданлык эшләре буенча эксперт буларак судта катнашкан.

Сәрия Сабурская шулай ук үз адресына килгән сорауларга җентекләп тукталды. Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләреннән мөрәҗәгатьләр саны, 2024 ел белән чагыштырганда, арткан (2024 елда  – 674, 2025 елда – 1188). Алар хәбәрсез югалганнарны эзләүгә, әсирлеккә эләккән сугышчыларны кайтаруга, социаль ярдәм чараларына, хәрби хезмәттән азат итүгә, медицина ярдәме күрсәтүгә һәм башка мәсьәләләргә кагылган. «Бу юнәлештә эш хәрби комиссариатлар, хәрби частьләр, хәрби госпитальләр, хәрби прокуратура органнары, Россия Оборона министрлыгы, Федераль омбудсмен аппараты белән турыдан-туры элемтәдә алып барыла», –  диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре