Төбәкләр аша халыкара хезмәттәшлеккә. «Бердәм Россия» партиясе генераль советының Халыкара хезмәттәшлек һәм чит илдәге ватандашларга ярдәм комиссиясе утырышында халыкара төбәкара элемтәләрне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Чарада виеоэлемтә аша Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Россия Закон чыгаручылар советының халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссиясе рәисе, партиянең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. «Партия һәм парламент дипломатиясе Россиянең халыкара мәйданда тоткан урынын саклау һәм ныгыту өчен эшли», – диде халыкара хезмәттәшлек буенча партия комиссиясе җитәкчесе, Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров утырышта. Аның әйтүенчә, министрлык төбәкләргә халыкара төбәкара хезмәттәшлекне үстерүдә нәтиҗәле ярдәм күрсәтү өчен тиешле вәкаләтләргә һәм мөмкинлекләргә ия. Сергей Лавров әлеге эштә республика тәҗрибәсен аерым билгеләп үтте. «Татарстан халыкара хезмәттәшлекне үстерү юнәлешендә актив эшли, бу – дөньякүләм яңгыраш алган һәм уңай бәяләнгән БРИКС дәүләтләре башлыклары саммитын югары дәрәҗәдә үткәрү, KazanForum, Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы һәм башка мәйданчыкларда узган чаралар белән расланды», – диде ул.
Татарстан тәҗрибәсе турында җентекләбрәк Фәрит Мөхәммәтшин сөйләде. Парламент җитәкчесе Россия Тышкы эшләр министрлыгы җитәкчелегенә, Федераль Җыенга, партиянең үзәк органнарына Татарстанга югары ышаныч белдерүләре һәм республикада зур чаралар уздырулары өчен рәхмәт тә әйтте. «Бу ышанычны һәм үзара аңлашуны ныгытуга гына түгел, ә яңа элемтәләр урнаштырырга да ярдәм итә, – диде ул. – Әлеге әһәмиятле чараларны уздырып, без үзара файдалы сәүдә-икътисадый һәм мәдәни-гуманитар багланышларны эзлекле рәвештә үстерә, тышкы сәүдә партнерларыбыз санын арттыра, продукция сатуның яңа базарларын таба, тулаем хезмәттәшлек географиясен киңәйтә алабыз».
Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта чит илдәге хезмәттәшләр белән элемтәләр ике яклы нигездә дә, күп яклы икътисадый һәм сәяси мәйданчыклар аша да, шул исәптән, Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме форматында да төзелә. Әлеге эшнең нәтиҗәсе буларак, «KazanForum – 2025»нең эшлекле программасында дөньяның 96 иленнән 8,5 мең кеше катнашуын искәртте Фәрит Мөхәммәтшин. Узган елның төп халыкара вакыйгасы булган БРИКС саммиты исә дөньяның 36 иленнән кунаклар җыйды. Алда көткән мөһим чараларның берсе – «РОСТКИ» форумы. «Татарстан тышкы икътисадый, мәдәни, фәнни һәм мәгариф хезмәттәшлеген эзлекле рәвештә үстереп, Россиянең тышкы дөнья белән багланышларын киңәйтүгә һәм тирәнәйтүгә үз өлешен кертә», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез