Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларга дәүләт бүләкләре тапшырды

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитештерү алдынгыларына, күренекле фән һәм мәдәният эшлеклеләренә, иң яхшы табибларга һәм педагогларга, авыл хуҗалыгы, иҗат интеллигенциясе вәкилләренә, күп балалы ата-аналарга һәм ветераннарга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрентапшырды. Бүген Казан Кремлендә узган тантаналы чарада парламент җитәкчесе кулыннан илледән артык татарстанлы югары бүләкләр алды.

Фәрит Мөхәммәтшин барысын да Татарстан Рәисе, республика парламенты һәм Хөкүмәте исеменнән лаеклы бүләкләре белән котлады, шулай ук күренекле татарстанлыларны, республиканың чын патриотларын хөрмәтләүнең күркәм традициягә әверелүен билгеләп үтте.

"Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы, бернинди кыенлыкларга да карамастан, уңышлы үсә, илнең терәк регионы статусын саклап, социаль-икътисадый үсешнең күп кенә күрсәткечләре буенча алдынгы регион булып тора, дип басым ясады парламент җитәкчесе. Татарстанда 175 милләт вәкиле тату һәм дус яши, алар күпмилләтле халкыбызның иң яхшы традицияләрен буыннан-буынга тапшыра. Сезгә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы бүләкләрен тапшыру минем өчен зур мәртәбә".  

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, республика үсешенең югары темплары һәм аның күп тармаклы икътисады һәр татарстанлыдан зур тырышлык һәм хезмәт таләп итә. Парламент җитәкчесе шулай ук республикада гамәлгә ашырыла торган дәүләт программаларына һәм гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән проектларга тукталды.

Фәрит Мөхәммәтшин алда торган сайлау кампаниясенә аерым игътибар бирде. 14 сентябрьдә Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарә органнарының 7,5 меңнән артык депутатын сайлаулар узачак. Дәүләт Советы Рәисе аларда актив катнашырга чакырды.

Дәүләт Советы Рәисе алдынгы татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

II дәрәҗә «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медаленәКазан дәүләт казна дары заводы федераль казна предприятиесенең җитештерү буенча баш инженеры урынбасары Рузил Вәлиев, «Химия продуктлары дәүләт фәнни-тикшеренү институты» федераль казна предприятиесенең ату коралы өчен ату зарядлары бүлеге башлыгы Любовь Чистякова, В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ҖАҖнең «Татнефть-Добыча» структур бүлекчәсе бүлеге башлыгы Дамир Шакиров лаек булдылар.

«Ата-ана фидакарьлеге»  ордены медале Казаннан дүрт бала ата-анасы Гүзәлия һәм Рәмис Гәрәевларга бирелде. «Безнең әти-әниләребез «Ата-ана даны» ордены белән бүләкләнгән иде, ә бүген без «Ата-ана фидакарьлеге» ордены медален алдык. Балаларыбыз бу традицияне дәвам итәрләр һәм нык, тату гаиләләр корырлар дип өметләнәбез. Республика җитәкчелегенә балалы гаиләләр өчен, шул исәптән күп балалы гаиләләр өчен, республикада тудырылган яхшы шартлар өчен рәхмәт белдерәсебез килә», дип мөрәҗәгать итте Гүзәлия Гәрәева тантанада катнашучыларга.

Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы белән «Милли спорт телеканалы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Казан шәһәрендәге бүлекчәсе баш продюсеры Рамил Гыйльманов һәм «Татагрохим» ачык акционер җәмгыяте генераль директорының беренче урынбасары Рәис Миңнуллин бүләкләнде. «Азбука сыра» ҖЧҖнең «Мамадыш заводы»филиалы автомобиль йөртүче Равил ГалиевкәРоссия Федерациясе Президентының Рәхмәте белдерелде.

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән гаубик артиллерия дивизионы ефрейторы Салават Закиров һәм өлкән лейтенант, батальон командирының хәрби-сәяси эшләр буенча урынбасары Салават Сәйфуллин бүләкләнде.

"Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены медале белән бүләкләнүчеләр арасында хезмәт ветераны Сабирхан Мөхәрләмов, "Татмедиа" АҖ филиалының "Хезмәт" газетасы баш мөхәррире Вакыйф Зәкиев, "В.И.Шимко исемендәге "Радиоэлектроника" фәнни-җитештерү берләшмәсе" АҖ генераль директоры киңәшчесе Владимир Гыйльметдинов һәм башкалар бар.

"Татарстан Республикасының атказанган табибы" дигән мактаулы исем Казан шәһәренең М.Н.Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең токсикология бүлеге мөдире, табиб-таксиколог Алия Насыйбуллинага бирелде.

Дәүләт Советы Матбугат хезмәте баш белгече Җәүдәт Юнысов, “Наш дом – Татарстан” журналының баш мөхәррире Наталья Вятника Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнделәр.  

«Татарстан Республикасының атказанган мәгълүматлаштыру һәм элемтә хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эшчәнлеген мәгълүмати-технологик тәэмин итү бүлеге мөдире урынбасары Айгөл Мөхәммәтзакирова лаек булды.

Фәрит Мөхәммәтшин барлык бүләкләнүчеләргә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба уңышлар теләде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре