Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Буа һәм Тәтеш районнарына сәфәр кылды. Парламент җитәкчесе бу ике җирлекнең яшәеше һәм яңалыклары белән танышты.
БУА. Төзекләндерелгән парк, «Юность» спорт мәктәбе белән танышу һәм район активы белән очрашу. Фәрит Мөхәммәтшин сәфәренең Буадагы өлеше шушы куанычлы вакыйгалардан торды.
 Бу көнне Фәрит Мөхәммәтшинны булачак беренче сыйныф укучылары да көтеп тора иде. Парламент җитәкчесе аларга мәктәп кирәк-яраклары тулы букча тапшырды.
 – Үз балаларын һәм оныкларын беренче сыйныфка әзерләү – теләсә кайсы гаилә өчен дә мөһим вакыйга. Бөтен республика уку елы башлануга әзерләнә, – диде ул.
 Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, ул Буага һәрвакыт сөенеп килә. Биредәге уңай үзгәрешләргә дә игътибар итмичә мөмкин түгел. «Эш сөйгән халык яши биредә, дус яшисез. Районда яхшы тормыш алып бару өчен дә күп нәрсә эшләнә», – дип искәртте ул. Парламент җитәкчесе районның икътисад һәм авыл хуҗалыгы тармагына караган уңышларын да билгеләп үтте.
 Икмәк хәле турында да Буада сөйләштеләр. Авыл хуҗалыгы тармагы, һава торышы шартлары катлаулы булуга карамастан, Татарстанда азык-төлек иминлеген тәэмин итә алачак. Буадагы очрашуда Фәрит Мөхәммәтшин шушы фикере белән уртаклашты. Ул Татарстанда басуларның 80 проценты суктырылганлыгын, ике миллион тоннадан артык ашлык җыеп алынуын әйтте.
 – Безнең халыкны икмәк белән тәэмин итү буенча ниндидер җитди проблемалар булмас дип уйлыйм. Хәзер терлекчелек тармагы өчен азык әзерләү белән ныклап шөгыльләнергә кирәк. Узган елда 5,5 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алган идек, – диде парламент башлыгы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез