Фәрит Мөхәммәтшин үзе укыган Уфа нефть университетын барып күрде

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Уфага эшлекле сәфәр кыла. Парламент башлыгы Чувашия Дәүләт Советы Рәисе Леонид Черкесов белән Уфа дәүләт нефть техник университетында булды. 75 ел буе диярлек нефть һәм нефть эшкәртү тармагына югары квалификацияле белгечләр әзерләүче вуз бу. «Татнефть»нең 250дән артыграк топ-менеджеры нәкъ менә шушы уку йортын тәмамлаган.

Фәрит Мөхәммәтшин үзе дә нефть институтында белем алган: Дәүләт Советы Рәисе 1979 елда биредә «инженер-механик» нефть, газ сәнәгате машиналары һәм җиһазлары» белгечлегенә ия булып, берникадәр вакыт дәвамында «Әлмәтнефть» бүлекчәләрендә эшләгән. Парламент башлыгы югары уку йорты мөгаллимнәре белән аралашып, институтта укып йөргән елларын бик җылы итеп искә алды, профессорлар, доцент һәм укытучыларга рәхмәт белдерде.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, нефть институты киң колачлы фәнни, мәгариф проектларын гамәлгә ашырып, заман белән бергә атлый. Татарстан һәм Чувашия парламентлары башлыклары технология факультетының уку корпусы, нефть химиясе процесслары технологияләре, нефть һәм нефть продуктларын анализлауның физик-химик ысуллары лабораторияләре белән танышты.

«Кайда гына эшләсәм дә, университет мөгаллимнәрен һәм галимнәрен һәрвакыт сагынып искә алам. Уфа нефть институты инде шул чагында ук нефтьчеләр әзерләү буенча илдә иң яхшы вузларның берсе булып торды. Бирегә эләгү зур бәхет иде. Хәзер күп нәрсәләр үзгәргән. Кадрлар әзерләү бер урында таптанып тормый, таләпләр дә арта, бүгенге шартларда көндәшлеккә сәләтле булу да кирәк. Татарстан һәм Башкортстанда нефть чыгару, нефть эшкәртү һәрвакыт икътисадның төп тармаклары булып тора, һәм без биредә белем алып чыккан кадрларны югары бәялибез», – диде Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашканда.

Очрашуда УГНТУ президенты Айрат Шаммазов Фәрит Мөхәммәтшинга әлеге уку йортында укып чыгучыларга бирелә торган мактау таныклыгын тапшырды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре