Фәрит Мөхәммәтшин ватанпәрвәрлек рухындагы тәрбия мәсьәләләре буенча чарада катнашты

Мәскәүдә Федераль Җыенның Федерация Советы каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән берлектә эшләү советы утырышы узды.

Чара “Тарихи дөреслекне һәм тарихи хәтерне саклау буенча дәүләт сәясәтенең мөһим юнәлеше буларак, ватанпәрвәрлек рухындагы тәрбия” дигән темага багышланды. Фәнни-гамәли конференция форматында видеоэлемтә рәвешендә узган утырышта Дәүләт Советы Рәисе, Россия Федераль Җыены Федерация Советы каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән берлектә эшләү советы рәисе урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Федерация Советы Рәисе урынбасары, Федераль Җыенның Федерация Советы каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән берлектә эшләү советы рәисе Константин Косачев билгеләп үткәнчә, илебездә милләтара мөнәсәбәтләрнең торышы башлыча тарихи хәтерне һәм тарихи дөреслекне саклау бурычларының ни дәрәҗәдә нәтиҗәле хәл ителүенә бәйле. Ватанпәрвәрлек исә, аның әйтүенчә, дәүләтчелекнең төп нигезләреннән берсе булып тора. Рухи уртаклык һәм уртак мәдәни-тарихи казанышларыбыз нигезендә, халыкларыбызның бердәмлеген һәм татулыгын ныгыту өчен кирәкле барлык тарихи вакыйгаларны нигезле итеп бәяләү мөһим, диде ул.
Константин Косачев үзенең чыгышында төбәкләрнең Бөек Ватан сугышында совет халкының һәм махсус хәрби операция зонасында Россия армиясенең батырлыгы үрнәгендә ватанпәрвәрлек рухындагы тәрбия буенча зур эш алып баруын искәртте. Бу эшкә шулай ук галимнәр, мәдәният һәм сәгать эшлеклеләре, педагоглар лаеклы өлеш кертеп килә.
Конференциядә сенаторлар, Россия Фәннәр академиясе академиклары, профильле федераль министрлыклар һәм ведомстволар, җәмәгать институтлары вәкилләре чыгыш ясады.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре