• Фото: gossov.tatarstan.ru

Фәрит Мөхәммәтшин ветераннарга: «Сез – фашизмны җиңгән халкыбызның батырлыгы үрнәге»

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Кама районы ветераннары Альбина Дырановага, Вил Хәсәновка, Эдуард Орловка, Фәһимә Галләмовага һәм Антонина Зотинага «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләрен тапшырды. Бүләкләү тантанасы бүген Түбән Кама район Советының хисап утырышы алдыннан узды, дип хәбәр итә республика парламентның матбугат хезмәте.

Фәрит Мөхәммәтшин ветераннарны якынлашып килүче бәйрәм, совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 80 еллыгы белән котлады, ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләде. «2025 ел үзенчәлекле, Россиядә дә, Татарстанда да ул Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде, моннан тыш, быел Җиңүнең 80 еллыгы да. Сез фашизмны җиңгән халкыбызның ватанпәрвәрлеге һәм батырлыгы үрнәге», – диде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, кызганыч, ветераннар, кешелек тарихында иң канлы сугышның тере шаһитлары елдан-ел кими бара. Ветераннар белән аралашырга, аларның һәрберсенә зур игътибар бирергә, Җиңү юбилее елында геройлар җирләнгән урыннарга барырга кирәк, дип ассызыклады парламент җитәкчесе.

Альбина Павловна Дыранова – фашистлар лагерьларында булган балигъ булмаган тоткын, 1941 елның 27 июлендә Польшада туган. Альбина Павловнаның әтисе 1941 елда хәбәрсез югалган, ә ул әнисе белән Минск янындагы концлагерьга эләккән. Бары тик 1945 елда гына гаилә әсирлектән азат ителә һәм алар Дмитриевка авылына килеп урнашалар. Альбина Павловнаның ике баласы һәм ике оныгы бар.
Вил Хатыйп улы Хәсәновның балачагы камалышта калган Ленинградта уза. 1941 елда Вил Хәсәновның әтисе фронтка китә, гаилә Ленинград өлкәсенә күченә. 1942 елның февралендә ул туганнары белән бергә Ладога буйлап Иваново шәһәренә эвакуацияләнә. 1942 елның апрелендә аларның гаиләсе Нурлат районына кайта. Сугыштан соң шахтада механик булып эшли, аннары Азнакайга күчеп килә, анда төзелеш училищесында укыта, аннары Түбән Камада шин заводында механик булып эшли.

Эдуард Михайлович Орлов – тыл хезмәтчәне, 1928 елның 8 апрелендә Казан шәһәрендә хәрби хезмәткәр гаиләсендә туа. Бөек Ватан сугышы башланганда Эдуард Михайловичка 13 яшь була, әтисе фронтка китә. Аннары аны әнисе һәм биш абыйсы белән Краснодар краеның Ильинская станицасына эвакуациялиләр, анда Эдуард мәктәпкә бара, аннары яңадан әтисенең туган ягына Алабугага эвакуациялиләр. Яшь булуына карамастан, Эдуард Михайловичның фронтка китәсе килә, ул үзе Камышинга барып җитә. Анда ул ике атна була, шул вакыт эчендә У-2 белән ике тапкыр сугышчан очыш ясый, кукурузникта очучы каршында утырырга һәм төнге очышлар вакытында фашистларга гранаталар ыргытырга туры килә. Түбән Камага 1964 елда, педагогия институтын тәмамлаганнан соң килә, математика укытучысы, аннары төзелеш оешмасында кадрлар буенча инженер булып эшли.

Фәһимә Ямил кызы Галләмова – тыл хезмәтчәне, 1931 елның 3 декабрендә Башкортстан АССРның Иске Балак авылында туа. Сугыш вакытында 10 яшьлек Фәһимә почтада эшли, Фронттан хәбәрләр алып кайта, авыр вакытларда кешеләрнең күңелләрен өмет белән тутыра.

Антонина Павловна Зотина – тыл хезмәтчәне, 1926 елның 18 июнендә туган. 1941 елда 15 яшьлек Антонина Павловна агач хәзерләүдә эшли, аннары фронтка баручы Чернушка-Түбән Тагил тимер юлында эшли, бу юлдан танклар, пушкалар һәм башка кирәк-яраклар ташыйлар. 1982 елда Антонина Павловна Түбән Камага күчеп килә. Антонина Павловнаның бер кызы, ике оныгы һәм ике оныкчыгы бар.
«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медале Россия Президенты Владимир Путин Указы белән гамәлгә куелды. Җиңү көне алдыннан әлеге бүләк сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга, партизаннарга, подпольщикларга, тыл хезмәтчәннәренә, балигъ булмаган концлагерь тоткыннарына тапшырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре