Муниципаль дәрәҗәдәге спорт мәктәпләрендә укучыларны әзерләү сыйфатына игътибарлырак булырга кирәк. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин республика Волейбол федерациясе президиумы утырышында белдерде. Утырыш Казанда волейбол үзәгендә узды. Татарстанда балалар-яшүсмерләр волейболын үстерү юнәлешләре буенча фикер алышуда профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, спорт мәктәпләре җитәкчеләре, тренерлар һәм спортчылар катнашты.
Фәрит Мөхәммәтшин утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, 2025 елның илдә һәм республикада Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителүен һәм зур иҗтимагый әһәмияткә ия вакыйгаларга бай булуын искәртте. «Мөһим чара, шул исәптән Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, 5 сентябрьдә Түбән Камада узды,– дип билгеләп үтте ул. – Анда «СИБУР Арена НК» Кубогы узды, анда кече яшьтәге перспектив кызлар очрашты. Бу кызлар – безнең студентлар, яшьләр командаларының булачак уенчылары, бәлки «Динамо-Ак барс»ның төп уенчылары да булырлар».
Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, балалар-яшүсмерләр волейболы – федерация эшенең мөһим өлеше, аңа зур игътибар бирелә. Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, яңа уку елы башлану белән старт алган «Мәктәп волейбол лигасы» проекты нәкъ менә массакүләм, һәвәскәрләр волейболын үстерүгә юнәлдерелгән.
«Татарстан бу проектны илдә беренче булып башлап җибәрде, – дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин. – Хәзер күп кенә төбәкләр дә безгә кушылалар. Мәктәп волейбол лигасын тагын да үстерергә, бу спорт төренә күбрәк балаларны җәлеп итәргә кирәк».
Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, тагын бер мөһим мәсьәлә – спорт резервын әзерләү. «Федерация Президиумының профильле комитетларыннан җирле администрацияләр һәм республиканың спорт министрлыгы белән берлектә бу мәсьәләгә игътибарлырак булуларын сорыйм, – дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин утырышта катнашучыларга. – Бу талантлы волейболчыларны эзләүгә, яшь тренерларның балалар белән эшләүгә кызыксынуын арттыруга кагыла».
Парламент җитәкчесе республикада спорт, волейбол тормышының ел дәвамында тукталмавына басым ясады. Волейбол яратучылар һәм ветераннар өчен күп төрле ярышлар үткәрелә. «Татарстан Волейбол федерациясе Президенты Кубогы сәнәгать предприятиеләре һәм авыл районнары арасында старт алды, зона этаплары узды, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – 12 ел эчендә бу уеннар масштаблы һәвәскәрләр волейбол турнирына әверелде. Бу сезонда анда 97 корпоратив һәм авыл командалары катнашты. Финалны агымдагы елның 17 октябрендә Мөслимдә уздырырга җыенабыз».
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның профессиональ волейбол клублары – «Зенит-Казан» һәм «Динамо-Ак Барс» казанышларына да аерым тукталды. «Бу сезонда алар тагын югарылыкта – ил чемпионатының алтын һәм көмеш медальләрен яуладылар! – диде ул. –Җитди тренерлык эше башкарылды, уенчыларның һәм команда менеджерларының профессиональлеге күрсәтелде. Командалар эшен тәэмин иткән клубларның иганәчеләренә һәм хезмәткәрләренә зур рәхмәт. Ирешелгәннәрдә генә тукталып калырга ярамый, алда Россия чемпионатының агымдагы сезонына һәм ил Кубогына уеннарга иң югары бурычлар куела».
Волейбол – спортның иң уңайлы төрләренең берсе, дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин. «Волейбол – спорт кына түгел, яшьләрне патриотик тәрбияләүгә дә зур өлеш кертү, – дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе, – үз мәктәбең, районың өчен уйнау, республика дәрәҗәсендә команда исеменнән чыгыш ясау аеруча горурлык бит».
Республикада балалар-яшүсмерләр волейболын үстерү программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе вице-президенты Олег Брызгалов сөйләде. Ул, аерым алганда, мәктәп волейбол лигасы уеннарына тукталды. Быел мәктәп укучылары арасында популяр булган бу турнир инде сигезенче тапкыр старт алды. Узган сезонда мәктәп волейбол лигасында 774 мәктәп (республиканың барлык мәктәпләренең 60% ы) командалары катнашты, гомумән алганда, республиканың барлык муниципаль районнарыннан 36 меңнән артык катнашучы. «Колоссаль саннар, һәм алар артында зур хезмәт тора», – дип ассызыклады Олег Брызгалов.
Хәзерге вакытта Мәктәп волейбол лигасының яңа сезоны башланды, катнашучыларны теркәү бара.
Утырышта шулай ук Яр Чаллыда һәм Түбән Кама районында спорт резервын әзерләү тәҗрибәсе турында да сөйләштеләр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез