Бүген, Татарстан Республикасы Матбугат көнендә, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика, шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, федераль басма журналистлары, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре белән очрашты. Парламент җитәкчесе республика җитәкчелеге исеменнән журналистларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, уртак хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, киләчәктә дә «матбугат сүзе»нә шулай ук җаваплы карауларын һәм аудиториянең ышанычын аклауларын теләде. Беренче яртыеллыкта язылу тиражы 584 215 данә тәшкил иткән.
Фәрит Мөхәммәтшин массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVI халыкара икътисадый форумы, «РОСТКИ» һәм башка халыкара чараларны яктыртулары өчен рәхмәт белдерде.
Фәрит Мөхәммәтшин Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чараларга аерым тукталды. Парламент җитәкчесе журналистларны үз материалларында Бөек Ватан сугышында катнашучылар, аларның зур батырлыклары турында ешрак сөйләргә чакырды.
Фәрит Мөхәммәтшин журналистларның махсус хәрби операция уздыру зонасындагы эшен дә билгеләп үтте. «Махсус хәрби операцияне мәгълүмати яктырту барлык басмалар өчен диярлек төп тема булып тора. Минем белән барысы да ризалашыр дип уйлыйм, гомерләрен куркыныч астына куючы хәрби корреспондентлар да – безнең заманның чын геройлары. Аларның аерым миссиясе – катлаулы шартларда вакыйгаларны яктырту, тарихи дөреслекне саклау һәм халыкка ирештерү, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Хәрбиләрнең гаиләләре, туганнары һәм якыннары, сугышчылар үзләре тиешле түләүләр, ташламалар, төрле преференцияләр турында белергә тиеш. Бу хакта ешрак сөйләгез, мәгълүматны халыкка җиткерегез, бигрәк тә бу район басмаларына кагыла».
Парламент башлыгы журналистларны сентябрьдә булачак сайлау кампанияләрен яктыртуда актив катнашырга чакырды, алар кысаларында ТР Рәисен һәм 7,5 меңнән артык муниципаль берәмлек депутатын сайларга кирәк булачак.
Бүген Фәрит Мөхәммәтшин алдынгы журналистларга Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды. «Сайлаган эшегезгә тугрылыгыгыз, һөнәри осталыгыгыз, укучыларыгызга, тыңлаучыларыгызга, тамашачыларыгызга ихтирамыгыз, хакимият органнары белән иҗади эшегез өчен рәхмәт. Нәкъ менә сез гавами хакимият органнарына гражданнар, сайлаучылар белән турыдан-туры элемтәдә торырга ярдәм итәсез. Сез хакимиятне һәм җәмгыятьне бәйлисез, кешеләрне борчыган темаларны ачып, мөһим миссия башкарасыз. Бу җитди җаваплылык. Үзегезнең хезмәт бурычыгызны үтәп, сайлаган һөнәрегезнең бай традицияләренә һәм журналист этикасының ныклы нигезләренә таянып, киләчәктә дә аудиториянең ышанычының кадерен белегез», – дигән теләген ирештерде парламент җитәкчесе.
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев парламент җитәкчесенә Татарстан Матбугат көнендә Дәүләт Советында журналистлар белән ел саен очрашу уздыру традициясе өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, бүген шулай ук Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге съезды, федераль экспертлар семинары узачак, ә һөнәри бәйрәм «Бәллүр каләм» республика журналистлар конкурсы җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы белән тәмамланачак. «Бу бәйрәм – күбрәк аралашу, очрашу, үз фикерләрең һәм эш тәҗрибәң белән уртаклашу мөмкинлеге, – дип билгеләп үтте Айдар Сәлимгәрәев журналистлар белән әңгәмәдә. – Журналистиканы саннар белән үлчәү авыр. Иң мөһим – үз эшең белән кызыксынуны саклап калу, аның мөһимлеген аңлау».
 Журналистларга сәламләү сүзе белән Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов мөрәҗәгать итте. «Журналистка үзенең кирәкле булуын, аны ишетүләрен, аңлауларын һәм үзен җәмгыять һәм республика өчен кирәкле булуын тою мөһим, – диде Илшат Әминов. – Без барыбыз да катлаулы иҗтимагый-сәяси шартларда эшлибез, мин битарафлык белән экстремизм арасындагы «тар коридорда» дияр идем, без битараф була алмыйбыз, һәм без сүзнең бәясе никадәр зур булуын, дөрес әйтелмәгән сүзнең иң күңелсез нәтиҗәләргә китерүен беләбез».
Хәзерге вакытта Татарстанда 648 массакүләм мәгълүмат чарасы теркәлгән, шуларның 321е – басма.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез