Бүген «Корстон» мәдәни-күңел ачу үзәгендә «Төбәк икътисадын үстерү өчен гаилә бизнесы» XIX Бөтенроссия гаилә советы ачылды. Анда илнең 34 төбәгеннән гаилә бизнесы белән шөгыльләнүчеләр катнашты. Дүрт көн дәвамында эшмәкәрләр гаилә бизнесын үстерү, аңа ярдәм итүнең мөһим мәсьәләләре турында фикер алышачак. Алар республиканың кече һәм урта бизнес предприятиеләрендә булачак, гаилә бизнесын оештыру буенча тәҗрибә туплаячак.
Чараның пленар утырышында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.
– Бүген гаилә бизнесы илебез икътисадын үстерүгә үз өлешен кертә. Татарстанда, бигрәк тә авылларда гаилә бизнесы белән шөгыльләнүчеләр һәрвакыт булды. Моның тәрбияви әһәмияте дә бар. Бу – үз мисалыңда балаларны эшкә өйрәтү, бергәләп гаилә кыйммәтләрен саклау, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Фәрит Мөхәммәтшин социаль-икътисадый үсешнең төп күрсәткечләре, республиканың күптармаклы икътисады, сәнәгать предприятиеләре, фермер хуҗалыклары турында сөйләде. Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстан – илнең терәк төбәге. Узган ел нәтиҗәләре буенча тулай төбәк продукты күләме 5 трлн сумнан артып киткән.
Фәрит Мөхәммәтшин, Гаилә советының юкка гына Казанда узмавын әйтеп, киләчәктә гаилә бизнесын алга таба үстерү буенча тәкъдимнәр дә яңгыраячагына ышаныч белдереп:
– Без, хакимиятнең закон чыгару органы буларак, сезнең кебек эшмәкәрләргә гаилә бизнесын үстерергә, үсеш механизмнарын камилләштерергә мөмкинлек бирәчәк инициативаларыгызны хупларга тырышачакбыз, – диде.
Чарада РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы вице-президенты Елена Дыбова да чыгыш ясады.
– Гаилә советы – Россиядәге иң яхшы гаилә компанияләре вәкилләре җыела торган күчмә чара. Анда гаиләнең тотрыклылыгына, күпбалалы булуына бәйле мөһим мәсьәләләр күтәрелә. Һәм, әлбәттә, без бизнес турында сөйлибез. Татарстан – төрле юнәлешләрдә уңышка ирешкән төбәк. Шуңа күрә Россия гаилә бизнесының Татарстанның гаилә бизнесы белән тыгыз хезмәттәшлекне җайга салуын телибез, – диде Елена Дыбова.
«Региональ икътисадны үстерү өчен гаилә бизнесы» Бөтенроссия гаилә советы Казанда 18–22 мартта уза. Ул Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы тәкъдиме белән оештырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез