"Шәле - Баулы" түләүле автомобиль юлы кысасында төзелүче "Алексеевск - Әлмәт" юлын киләсе елда ук кулланышка тапшырырга ниятлиләр.
- "Алексеевск - Әлмәт" юлы төзелеше тулы көченә бара. Эш өч этапка бүленгән. Юлның гомуми озынлыгы 145 чакрым тәшкил итә. "Алексеевск - Әлмәт" юлын киләсе елның декабрендә кулланышка тапшыру күздә тотыла. Юлның бәясе 102 миллиард сум, - диде Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов.
"Шәле -Баулы" түләүле юлы М-7 һәм М-5 трассаларын тоташтырачак.
- Бүген "Төньяк-Көньяк" коридорының әһәмияте зур. Яңа юл Көнбатыш - Көнчыгыш юнәлешендә дә, Төньяк - Көньяк юнәлешендә дә үсеш мөмкинлеген тәэмин итәчәк. Бу Татарстан гына түгел, ил икътисады өчен дә әһәмтятле, - диде министр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез